Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф сессия була.

16 декабрьдә «Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф сессия була. Әлеге кичәдә «Албастылар» әсәренең икенче, дәвамлы басмасы тәкъдим ителәчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Әсәрнең үзәгендә мәҗүси һәм дини тәгълиматларга бөтен рухияте һәм яшәеше белән береккән Хәлимнең үз хәтере, иманы, мәхәббәте өчен көрәше сурәтләнә. Сихер дөньясында саф килеш сакланып калган Майя исемле урман кызы аның бәхетенә дә, драмасына да әверелә», диелә бу хәбәрдә.

Кызыксындыру максатыннан, китапка әсәрнең дәвамы буларак иҗат ителгән «Албастылар-2» әсәренең беренче бүлеге урнаштырылган.

Кичә Казанның Декабристлар урамындагы 2 нче йортта урнашкан бинада 16.00 сәгатьтә башлана.

(«Татар-информ»)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина