Татарстанның халык шагыйрьләре Ркаил Зәйдулла белән Газинур Морат Кама Тамагы районының Красновидово авылындагы Максим Горький музеенда китапханәчеләр һәм музей хезмәткәрләре белән очрашты. Мәгълүм булганча, Алексей Пешков биредә 1888 елда яшәп китә. Очрашуда бөек язучының иҗатын бүген дә өйрәнү һәм аның хәзерге әдәбиятка йогынтысы хакында сүз барды.
Яңа комментарий өстәргә