Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Казанның Толстой урамы, 16А адресы буенча урнашкан йортта Халык шагыйре Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы ачылды.Әлеге йортта шагыйрь 2000-2020 нче елларда яшәгән булган. Тантаналы чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Роберт Миңнуллинның якыннары, язучылар һәм шагыйрьнең иҗатын яратучылар катнашты.

Мемориаль такта авторы – яшь скульптор, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин, инициаторлары – шагыйрьнең гаиләсе һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина