Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат

Югалту… Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!

Мәрхүмне соңгы юлга озату мәрасиме бүген Казанның Чуйков урамындагы 49 йортның 2 подъезды янында 12.30 сәгатьтә була.
Рәшит Шамкай хатынының туган ягында — Арча районы Түбән Оры авылында җирләнәчәк.

Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. Халыкка күбрәк Рәшит Шамкай яки Шамкай исеме белән таныла. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967—1968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның көзеннән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Комик артист буларак таныла. Татарстанның халык артисты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр