Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле режиссер, артист һәм язучы Әхтәм Зарипов вафат.
Татарстан язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын.
Әхтәм Зарипов 1935 елның 15 июлендә Башкортостанның Илеш районы Таҗи авылында туган. Мәскәү театр студиясендә белем алып кайткан щепкинчылар белән берлектә 1961-1972 елларда Камал театрында уйный. 1972 елдан Казан телевидениесендә режиссер булып эшли башлый. Ике дистә вакыт аралыгында Әхтәм Зарипов күпсанлы телевизион фильмнар авторы буларак таныла. “Чорсыз чорыбыз» физиологиясеннән”, “Өмет булсын юлдашың” исемле китаплар авторы.
2018 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Яңа комментарий өстәргә