Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлегенең Тукай клубында «Татар шигърияте көннәре» экспедициясен озату тантанасы булачак

2021 елның 16 августында 9.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Татар шигърияте көннәре” экспедициясен озату тантанасы булачак. Сезне әлеге чарага көтеп калабыз.

Экспедициядә катнашучылар 16-23 августка кадәр Россиянең татарлар күпләп яши торган төбәкләрендә (Казан, Башкортстан Республикасының Туймазы, Стәрлетамак, Күмертау шәһәрләре, Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылы, Самара, Ульяновск, Болгар шәһәрләре) сәнгать әһелләре, язучылар белән очрашулар үткәрү, күргәзмәләр оештыру, татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә өлеш керткән шәхесләрнең рухи мирасы белән уртаклашу һ.б. буенча фикер алышулар планлаштырыла. Очрашуда катнашучылар әдәби әсәрләр, яңа басмалар, газета-журналлар белән танышачак.

Әлеге экспедицияне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкләячәк.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева