Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Журналистлар берлегендә язучы Дания Гайнетдинованы искә алачаклар

31 гыйнвар көнне 14:00 сәгатьтә ТР Журналистлар берлегендә журналист, язучы һәм рәссам, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинованы искә алу – “Гомер чишмәсе” дип исемләнгән иҗат кичәсе һәм авторның “Күкләр белән сөйләшү” исемле фотокүргәзмәсен ачу булачак.

Кичәдә язучылар, журналистлар, рәссамнар һәм Дания Гайнетдинованың “Татарстан” радиосындагы хезмәттәшләре, Теләче районы якташлары катнашачак. Чарада Дания Гайнетдинова турында истәлекләр яңарачак һәм аның шигырьләре, җырлары, әсәрләреннән өзекләр яңгыраячак.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июн
27
Сб
Алексей Остудин
Июл
4
Сб
Әлфирә Низамова
Июл
7
Вт
Июл
8
Ср
Июл
9
Чт
Гүзәл Галләмова
Июл
11
Сб
Ольга Журавлева