Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан язучылары Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылышында катнашты

Уфаның мөселман зиратында танылган дин галиме Ризаэтдин Фәхретдиннең һәм улларының яңартылган кабер ташларын ачу мәрәсиме булды. Бу чарада мөфтиләр Тәлгать Таҗетдин һәм Камил Сәмигуллин, Татарстаннан Язучылар  берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла,  язучылар Фәүзия Бәйрәмова, Газинур Морат, Әлмәттән “Татнефть” ААҖ рәис урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Кичүчат авылыннан Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге музей директоры Диләра Гыймранова да катнашты. Чарага Риза хәзрәтнең нәсел дәвамчылары да килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге оештырган дини мәрәсимне ” Ихлас” мәчетенең беренче имамы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов алып барды. Коръән укып башланган чара дога кылу белән тәмамланды.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Июн
8
Пн
Халиса Ширмән
Июн
12
Пт
Июн
17
Ср
Айрат Бик-Булатов
Июн
27
Сб
Алексей Остудин
Июл
4
Сб
Әлфирә Низамова