26 ноябрь көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин эш сәфәре белән Якутия (Саха) Республикасына килде.
Бүген программада Мәдәният министры Афанасий Ноев һәм Платон Ойунский исемендәге әдәби музейда Саха язучылары белән очрашулар каралган.
27 ноябрьдә Республика медиа-үзәгендә Платон Ойунскийның татар телендә басылып чыккан хикәяләр җыентыгы, шулай ук якут телендә дөнья күргән “Хәзерге заман татар балалар әдәбияты антологиясе” китаплары тәкъдим ителәчәк. Соңрак Хөкүмәт йортында республика җәмәгатьчелеге катнашында Якутия Язучылар берлегенең 90 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узачак.
Яңа комментарий өстәргә