Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан язучылары Чаллыда гимназия укучыларына иҗат турында сөйләде

Чаллыда әдәбият көнн­әре кысаларында татар язучылары «Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү укучылары белән очрашты.

Зиннур Мансуров, Марсель Га­лиев, Газинур Морат, Рүзәл Мөхәмәтшин, Рөстәм Галиуллин һ.б. язучылар Чаллы бүлегенд­әге каләмдәшләре бел­ән берлектә, шулай ук, шәһ­әрнең төрле мәктәплә­рендә очрашуларда бу­лды.

«Шигырь язарга өйрәнеп була. Әмма чын әсәр килеп чыксын өчен сәләт булырга тиеш. Мин кечкенә чагымнан ук хыялый кеше идем. Башыңда төрле вакыйгалар туа һәм син аны бер «җеп» булып тезеп чыгасың… Укырга, язарга өйрәнгәнче үк ритмлы такмаклар уйлап чыгара идем мин», – дип сөйләде Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла.

Аның фикеренчә, иҗат итү – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт. «Кеше халыкка фикер җиткерәсе килсә шигырь яза башлый, диләр. Бу, иң элек, сәләт. Укырга, язарга өйрәнгәч, башка иҗат әһелләренең шигырьләре белән таныштым. Такмакларымны кәгазьгә төшердем, газета-журналларга җибәрә башладым. Алтынчы сыйныфта укыганда «Яшь ленинчы» газетасында шигырем чыкты. Аннан соң мине шигырь язудан тукта алмадылар», – дип үзенең иҗаты белән таныштырды ул.

Чаллы Язучылар берлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Сафин укучыларга туган телне белү зарурлыгы турында искәртте. «Хәзерге чор шактый катлаулы. Балаларыбызны, оныкларыбызны татарча тәрбияләргә тырышабыз. Алар белән эш итәргә авыр. Ә аларның балалары белән нәрсә булыр? Уйларга куркыныч. Сезнең татарча матур сөйләгәнегезне күрү күңелдә өмет уята. Татар яшәгән һәр төбәктәге мәктәптә шулай булсын иде», – диде ул.

Сезгә карап, милләтебезнең киләчәге өметле булыр дип уйлыйм. Киләчәктә милләткә файдалы булып яшәгез», – диде Фәннүр Сафин премиясе лауреаты, шагыйрә Зимфира Исламова. «Шәһри Чаллы» газетасы журналисты, шагыйрә Айзирә Имамова иҗади яктан сәләтле кешенең тормышта югалып калмавын үзенең мисалында сөйләде.

Кичәдә «Тылсым» театры студиясе Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» спектакленнән өзек тәкъдим итте. Укучылар кунак булган шагыйрьләрнең шигырьләрен яңгыратты. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Нурисламова алып барды. Гимназиянең директоры Лиза Нәбиуллина кичәдә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

Әдәби-мәдә­ни чаралар Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театр­ында халык язучысы,​ Татарстан дәүләт советы депутаты Рка­ил Зәйдулланың «Син кара Шагыйрь күзенә.­..» дип исемләнгән иҗат кичәсе белән дәв­ам итә.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева