Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе итеп Равил Сабыр билгеләнде

Бүген, 15 ноябрьдә, нефтьчеләр башкаласында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җыелышы булып узды. Анда берлекнең рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла бүлекнең җаваплы сәркатибе итеп Равил Сабыр билгеләнүе турында хәбәр итте.

Яңа җитәкчегә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында әдәби процессны җанландырып җибәрүгә юнәлтелгән программа төзү бурычы куела.

— Равил Сабыр быел 50 еллык юбилеен билгеләп үтте, ул инде тәҗрибәле җитәкче, талантлы язучы да, бик оста оештыручы да. Ул бүлек эшчәнлеген бөтен юнәлешләр буенча да көчәйтеп җибәрер дип ышанам. «Татнефть» хәйрия фонды белән уртак программаны тормышка ашыру турындагы килешү дә бар. Бу минем ышанычны тагын да ныгыта, чөнки Равил Сабырның «Татнефть»тә сигез ел эшләү тәҗрибәсе моңа булышыр дип уйлыйм, — диде Ркаил Зәйдулла.

Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенең яңа җаваплы сәркатибе үзенең беренчел максатын яшьләр иҗатын үстерүгә булышуда күрә.

— Безнең бүлеккә 12 район керә. Барысын да йөреп чыгарга, каләмдәшләр белән якыннан танышырга исәп. Күп районнарда әдәби оешмалар да эшләп килә. Нефть тебәгенең иҗади потенциалы зур дип саныйм, монда бик күп шигъри күңелле, сәләтле кешеләр яши. Талантларга булышырга кирәк, кем әйтмешли! Көчтән килгәнчә тырышачакбыз. Әлбәттә инде урта һәм олы буын язучыларыбызны да онытмабыз, бакый дөньяга күчкән каләмдәшләребезнең иҗатларын мәңгеләштерү дә — күпсанлы максатларның берсе, — диде Равил Сабыр.

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге 1963 елда оештырыла. Төрле елларда монда җаваплы сәркатиб булып Әдип Маликов, Гариф Ахунов, Равил Фәйзуллин, Әхәт Гаффар, Нур Әхмәдиев кебек билгеле язучылар эшли. 2014 елдан бүлек белән Рәфкать Шаһиев җитәкчелек итте.

Равил Сабыр — 2008 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Т. Миңнуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, «Әдәбияттагы казанышлар өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән. «Фәхрине үтереп ташладылар», «Ак әби», «Нельзя отключать солнце» китаплары авторы, аның пьесалары буенча дистәдән артык спектакль куелган. 2015-2024 елларда «Татнефть»тә башта «Нефтяные вести» газетасының баш мөхәррире, аннары Мәгълүмати сәясәт идарәсенең эчке багланышлар бүлеге җитәкчесе булып эшләде.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт