Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Өлкәннәр көнен билгеләп үтте

Бәйрәмдә Чаллы бүлегенә караган унлап район-шәһәрдән 50гә якын каләм ияләре катнашты. Кунаклар ерак араны якын итеп, Түбән Камадан, Актаныштан, Норлаттан, Мамадыштан, Әгерҗедән килделәр. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, соңгы 40 ел эчендә өлкән әдипләрнең болай бер тапкыр да җыелганы булмаган.

Бүгенге бәйрәмнең иганәчесе – ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов. Кичәдә Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов бәйрәмдә катнашучыларны Өлкәннәр көне белән котлады һәм телебезне, мәдәниятебезне саклауда язучыларның алгы сафта булуын билгеләп үтте.

Истәлекле чарага башкаладан да мәртәбәле кунаклар килде. ТР Язучылар союзы рәисе Ркаил Зәйдулла, ТР китап нәшриятының бүлек мөдире Газинур Морат һәм “Казан утлары” журналының баш редакторы Рөстәм Галиуллин үз чыгышларында Чаллы бүлегенең әлеге башлангычын хуплап, биредә татар әдәбиятының алтын фонды иҗат итә дип бәяләделәр.

Кичә дәвамында Ркаил Зәйдулла олпат язучы Айдар Хәлимгә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган медаль белән бүләкләде. Исегезгә төшерәбез, Айдар Хәлим берничә ел рәттән Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылган иде. Бүген ул үзенең чыгышында шатлыгын яшермәде. Форсаттан файдаланып, мондый кичәне оештыруларына рәхмәтен җиткерде һәм җыр башкарды.

http://shahrichalli.ru


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева