Утырышта әдәби премияләргә түбәндәге кандидатлар тәкъдим ителде.
1. Гаяз Исхакый премиясенә:
Лукман Закиров “Антиутописты” (Казань, 2019), “ЖЗЛ” (Казань, 2020);
Ибраһим Биектаулы (Нафиков) “Кайтавазлы биеклек” (Тат.кит. нәшр., 2018).
2. Фатих Хөсни премиясенә:
Нурислам Хәсәнов “Язмыш җиле” (Идел-Пресс, 2019).
3. Һади Такташ премиясенә:
Сирень Якупова “Төшләремә яланаяк керәм…” (Рухият, 2020);
Рифат Сәлах “Ак фәрештә” (Тат. кит.нәшр., 2017), “Мин хыялың синең !..” (Тат. кит. нәшр., 2021).
4. Абдулла Алиш премиясенә:
Эльмира Шәрифуллина “Ак бүре турында баллада” поэмасы (Аудиокитап);
Зинаида Захарова “Җил малайлары” (Тат. кит. нәшр., 2018);
“Күрше әби алмасы” (Тат. кит. нәшр., 2018);
Азат Сөнкишев “Һәйкәленә чәчәкләр” (Школа, 2018).
5. Җамал Вәлиди премиясенә:
Ханиса Алишина “Булат Сулейманов и его наследие в отечественной культуре” (монография, Печатник, 2019).
6. Туфан Миңнуллин премиясенә:
Равил Сабиров “Абага алмасы ачы була” драмасы ( 2021 елның 8 маенда Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында куелды).
Яңа комментарий өстәргә