Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлегенә рәис урынбасарлары һәм остаханә җитәкчеләре билгеләнде

Татарстан Язучылар берлегендә яңа идарәнең беренче утырышы узды. Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла Идарә хозурына яңа урынбасарларын һәм Берлек остаханәләре җитәкчеләрен тәкъдим итте.

Берлек рәисенең иҗат буенча урынбасары итеп Дания Нәгыйм билгеләнде. Бу урында ул Илсөяр Иксанованы алыштыра. Оештыру эшләре буенча урынбасар итеп музыкант һәм шагыйрь Ильяс Фәрхуллин билгеләнде.

Проза остаханәсен Айгөл Әхмәтгалева, поэзия остаханәсен Рифат Сәлах, драматургия остаханәсен Гөлүсә Батталова җитәкләячәк.

Әдәби тәнкыйть остаханәсен алга таба да Әлфәт Закирҗанов җитәкләячәк. Балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе итеп Рафис Корбан куелды.

Берлекнең үткән идарәдәге кабул итү комиссиясе эшчәнлеген Ркаил Зәйдулла уңай бәяләде һәм зур үзгәрешләр кертүне кирәк тапмаган. Зиннур Мансуров, Хәбир Ибраһим, Галимҗан Гыйльманов, Нәбирә Гыйматдинова, Әхәт Мушинский командасына Берлекнең иҗат эшләре буенча урынбасары Дания Нәгыйм генә өстәлде.

«Безнең бу съездның төп мәгънәсе – идарәне яшәртә алдык. Бу идарәгә яшьләр килде һәм алар эшләргә тиеш дип уйлыйм. Бу Берлекне алар үз йортлары итеп кабул итсеннәр иде. Сез бу бинага җан өрергә тиеш. Без сезгә өметләнәбез», – диде Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин.

«Безнең кешеләребез бар. Эшләргә генә кирәк», – диде Берлекнең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин.

Ильяс Фәрхуллин алга таба Берлекне аудиовизуал юнәлештә дә үстерергә теләвен әйтте. «Без төрле юнәлешләрне карап, уңышлысын кулланыр иде. Язучылар безнең тәкъдимнәргә ябык булмасыннар иде», дигән теләген җиткерде ул.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/Рузилә Мөхәммәтова

 


Комментарийлар

  1. Ләйсән Гатина:

    Белмим тагын ниләр булыр? ………

    «Безнең бу съездның төп мәгънәсе – идарәне яшәртә алдык. Бу идарәгә яшьләр килде һәм алар эшләргә тиеш дип уйлыйм.Бу Берлекне алар үз йортлары итеп кабул итсеннәр иде. Без сезгә өметләнәбез».(Татарстанның халык шагыйре  Равил Фәйзуллин. ………

    Ай, күзләргә яшьләр килде! Идарәгә яшьләр килде… ……….
    Тик бу яшьләр идарәдә, нинди эшләр эшләр инде?! ……….

    Берлек- биек! Җитәр микән бу яшьләрнең буе моңа? ……..
    Әйләнмәсме Берлек эше шамакайлар уенына? ………

    Яшьләр белми ни чаманы, яшьләр белми ни оятны… ……..
    Ике яше йотты инде журнал белән, нәшриятны. ……..

    Язучылар Берлеген дә йота калса әгәр болар, ………
    Бар картларны инсульт тотар, белмим, тагын ниләр булыр? ………
    … Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)

Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм