Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә ике кандидат тәкъдим итәчәк

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә ике кандидат тәкъдим итәчәк. Идарә әгъзалары остаханәләрдән үткән җиде кандидатура арасыннан Раниф Шәрипов һәм Рафис Корбанны сайладылар.

Кичә поэзия, проза, драматургия һәм балалар әдәбияты остаханәләреннән Тукай премиясенә кандидат итеп шагыйрь Раниф Шәрипов, язучылар Марат Әмирханов, Рәфкать Кәрами, Рәдиф Сәгъди, Зиннур Хөснияр, Рафис Корбан һәм Алмаз Хәмзин кандидатуралары тәкъдим ителгән иде.

Язучылар берлеге идарәсе берничә этап тавыш биреп шушы ике кандидатураны чыгарды. Икенче этапта аз гына тавыш җитмичә Рәдиф Сәгъди кандидатурасы төшеп калды.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.

tatar-inform.tatar/ Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева