Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Казакъстанда халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты

Казакъстандагы Алматы шәһәренең Абай исемендәге Казакъ дәүләт педагогия университетында «Мәдәният һәм цивилизациянең бер төре булган күчмәнлеккә заманча караш» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Анда Казакъстан, АКШ, Швеция, Нидерланд, Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Татарстан галимнәре, сәнгать белгечләре катнашты. Алар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла да бар иде. Ул «Хәзерге татар халкында күчмәнлек мәдәнияте гонсырлары» дигән темага чыгыш ясады.

Шул көннәрдә Казакъстанның халык шагыйре Бахытҗан Канапьяновка 75 яшь тулу уңаеннан тантаналар да узды. Ркаил Зәйдулла каләмдәшен татар язучылары исеменнән тәбрикләде һәм аны Татарстан Язучылар берлегенең «Әдәбияттагы хезмәттәшлек өчен» медале белән бүләкләде.

 

 

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар