Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан язучылар берлеге идарәсенең җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгате

Соңгы араларда Энгель Нәвап улы Фәттахов белән булган хәлләр беркемне дә битараф калдырмады. Чөнки Энгель Нәвап улы республикабызда гына түгел Рәсәй төбәкләрендә дә билгеле шәхес. Ул озак еллар җитәкче урыннарда хезмәт куйды, һәм кайда гына эшләмәсен, гадилеге, кешелеклелеге, шул ук вакытта таләпчәнлеге белән аерылып торды. Милли мәгарифне күтәрү, яшь буынны рухи тәрбияләү, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен куйган хезмәтләре аерым игътибарга лаек. Бу җәһәттән, Татарстан Язучылар берлеге белән уртак проектларны да искә алып китәргә мөмкин. Энгель Нәвап улы ТР Мәгариф һәм фән министры һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы булып эшләгән чорларда  “Илһам” яшь иҗатчылар конкурсы, ул гамәлгә куйган Гамил Афзал исемендәге әдәби премия күпме яшь талантларны канатландырды.

Актаныш районын дөньяга таныткан талантлы шәхесләрне, шул исәптән, язучыларны зурлап оештырылган чаралар, әдәби кичәләр, барысы да турыдан-туры аның катнашында узды.

Республикабыз үсеше өчен көчен кызганмаган тынгысыз җанлы, якты күңелле шәхес буларак, аның язмышы безне битараф калдыра алмый. Без аның намуслы кеше булуына ышанабыз һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе дә элеге эшне җентекләп өйрәнеп, уңай карар чыгырыр дип өметләнәбез.

 

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Ноя
8
Вс
Людмила Уфимцева
Ноя
11
Ср
Ноя
15
Вс
Гөлзадә Әхтәмова
Ноя
16
Пн
Ноя
19
Чт
Наил Ишмөхәммәтов