Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлеге 90 еллыгын Халыкара төрки әдәби фестиваль кысаларында үткәрде

Татарстан Язучылар берлеге 90 яшьлек юбилеен Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале буларак билгеләп узды. Язучылар берлегенең юбилей кичәсе 21-24 майга сузылган фестивальнең бер чарасы буларак Казан рестораннарының берсендә рәсми котлаулар булган зур мәҗлес рәвешен алды.

Юбилейның кадерле кунаклары арасында Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән; Россиянең Башкортстан, Саха (Якут), Чувашстан, Дагстан, Кабардин-Балкар, Карачай-Черкәс Республикаларыннан әдипләр, нәширләр бар иде.

Ә рәсми кунаклардан язучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова һәм башкалар котлады.

«Язучылар берлеге Советлар Союзы чорында Сталинның турыдан-туры күргәзмәсе белән оешкан булса да, ул, минемчә, Советлар Союзы чорында да, хәзер дә – уңышлы проект булмаса, бүгенге көнгә килеп тә җитмәс иде – үзенең уңай ролен үти дип саныйм», диде Ркаил Зәйдулла.

«1934 ел республикаларда Язучылар берлекләре барлыкка килү белән әһәмиятле вакыйга. Бу шул чорның кирәкле вакыйгасы булган. Безнең бүгенге бурычыбыз – Берлек төзелүнең нигезендә торган кешеләрнең һәм шул чор вакыйгаларының истәлеген саклау һәм яшь буынга җиткерү», диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Ул язучының халык тавышы булуын һәм шулай калачагын ассызыклап: «Язучы һәрвакыт халкы белән янәшә. Үз халкыгыз янәшәсендә булыгыз!» дигән теләкләрен җиткерде Татарстан Язучылар берлегенә «Татарстан Республикасының Рәхмәте»н тапшырды. Ул шулай ук, язучы Рифә Рахманга республиканың «Фидакарь хезмәт өчен медале» тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов драматург Рәдиф Сәгъдигә Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын, шагыйрә Гөлүсә Батталовага, язучы Вакыйф Нуриевка, Рафаил Газизовка, Сания Әхмәтҗановага, Рәфкать Кәрамиевка Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова язучыларны котлап, язучыларның үзләре өчен якын һәм кадерле кешеләр булуына басым ясады. «Сез з иҗатыгыз белән телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны язасыз һәм буыннан-буынга җиткерәсез», диде ул.

«Әдәбият – ул мәдәниятнең нигезе. Мәдәниятнең нинди генә өлешен алсак ту ул сезнең хезмәткә тоташа», диде Татарстан Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. Министрлыкның Күкрәк билгесе Лилия Гыйбадуллинага, Рәзинә Мөхияровага, Рәкит Әбделмановка, Фәнавис Дәүләтбаевка, Айсылу Имамиевага, Гүзәл Шакировага, Гөлнур Айзатулловага, Булат Ибраһимовка, Рифат Сәлаховка, Гүзәл Гыйззатуллинага, Фәрит Яхинга тапшырылды.

Татарстан Республика Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Берлек рәисе Ркаил Зәйдуллага, шулай ук, язучылардан Илсөяр Иксановага, Рифат Җамалга, Зиннур Мансуровка, Рәдиф Гаташка, Марсель Галиевка, Нәҗибә Сафинага «Мактаулы остаз» дип аталган дәрәҗәле күкрәк билгесен тапшырды.

«90 ел дәверендә иҗатны яшь буынга җиткереп күпме китаплар чыкты, татар теленә мәхәббәт уятып, гореф-гадәтләребезне сакларга ярдәм итеп, яшьләр белән эшләп, аларны яшәргә өйрәтүче кешеләр сез – безнең язучылар. Без мәгариф системасын сездән башка күз алдына китерә дә алмыйбыз», диде ул язучыларга.

«Бөтендөнья әдәби барышында Татарстан Язучылар берлегенең үз юлы бар. сез безнең таянычыбыз. Милли хәрәкәтнең әйләнеп баручылары», диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова язучыларны «кадерле кешеләр» дип атады. «90 ел аерым бер кеше гомере. Кеше гомере мәгънәле тормыш һәм нәсел дәвамы белән үлчәнә. Язучылар берлегенең 90 ел тормышында да үсеш процессы, бай тарихы бар. Әдәбиятыбыз үссен, тәнкыйтебез көчәйсен иде. кадерле, укучылы булып яшәргә язсын. Тынгысыз иҗат гомер, ләкин җан тынычлыгы сезгә», дип теләде ул язучыларга.

Язучылардан Ольга Левадная, Ләйлә Минһаҗева, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһимов, Гөлүсә Батталова, Рифат Сәлахов, Ленар Шәех, Фәнил Гыйләҗев Гүзәл Сәгыйтовадан Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт сүзен кабул итеп алды.

Ркаил Зәйдулла Алексей Остудинны, Марат Әмирхановны, Хәбир Ибраһимны Язучылар берлегенең «Күкрәк билгесе» белән бүләкләде.

Кичәнең икенче өлеше Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән; Россиянең Башкортстан, Саха (Якут), Чувашстан, Дагстан, Кабардин-Балкар, Карачай-Черкәс Республикаларыннан килгән кунакларның чыгышлары һәм әдәби-музыкаль кичә буларак үтте.

https://tatar-inform.tatar/news/ Рузилә Мөхәммәтова

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар