Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Башкортстанда иҗат итүче татар язучылары белән очрашты

Уфа шәһәрендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Башкортстанда иҗат итүче татар язучылары белән очрашты.Чара татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафури һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Татарстан кунаклары — Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, язучылар Факил Сафин, Рафис Корбан, шагыйрь Булат Ибраһим, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев белән очрашуга Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар җыелды.

Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, ике республика арасындагы иҗади элемтәләрне ныгытырга кирәк. Татарстан Язучылар берлеге бинасында ремонт башлануын, Тәрҗемә үзәгенең эшләп китүен сөйләде. Яңа тәмамланган пьесалар конкурсында Башкортстаннан Әлфис Гаязовның 1нче урын алуын, әмма нишләптер пьесалары сәхнәдә куелмавын әйтеп үтте. Соңгы елларда Татарстан Язучылар берлеге зур әдәби конкурслар оештыра, аларның приз фонды 9 миллионга кадәр. Конкурс быел да бара. Беренче урын өчен, мәсәлән, 500 мең сум премия каралган.

Факил Сафин “Мәйдан” журналы белән хезмәттәшлек итүче Башкортстан әдипләренә Илдар Юзеев премиясе бирелүе хакында сөйләде. Моңарчы аңа Марат Кәбиров, Лилия Сәгыйдуллина, Закир Әкбәров, Дилбәр Булатова лаек булган. Премиянең иганәчесе — эшкуар Фәнир Галимов. Былтыр Факил Сафинның Башкортстан “Китап” нәшриятының “Кардәшлек киштәсе”ндә “Сер” китабы чыккан.

Рәфис Корбан “Казан утлары”нда нәшер ителүче кесә китаплары сериясе турында сөйләде. 17 китапның берничәсенең тамырлары Башкортстаннан: Хисаметдин Исмәгыйлев, Айгиз Баймөхәммәтов, Марат Кәбиров, Аида Хәйртдинова, Дилбәр Булатова, Кәрим Кара. Февральдә исә журналда яңа конкурс башлана, ул укытучылар, остазлар темасына багышланачак. Җиңүчеләргә бүләк, гадәттәгечә, мулдан. Әдәби конкурс быел шулай ук “Мәйдан” журналында да оештырыла. Ягъни татар телендә иҗат итүчеләргә каләм сынау өчен мөмкинлекләр шактый.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева