Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан ителә

3 ноябрьдә Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәр конкурсына гаризалар кабул ителә башлый. Конкурс балалар һәм үсмерләрнең татар теленә булган кызыксынуын арттыру һәм шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатыннан үткәрелә.

Конкурсның бурычлары:

▪︎ Балалар һәм үсмерләр арасында популяр әдәби әсәрләр булдыру;

▪︎ Татар телен балалар һәм үсмерләр арасында популярлаштыру;

▪︎ Заманча балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертергә сәләтле авторларны бүләкләү;

▪︎ Яңа талантлы авторларны ачыклау.

Конкурс дүрт жанрны үз эченә ала — шигырь, проза (хикәя, повесть), комикслар һәм скетчлар (бер актлы кыска пьесалар).

Конкурска гаризалар 2021 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә.  Җиңүчеләрне 2021 елның 15 декабренә кадәр игълан итәчәкләр.

Гомуми нигезләмә

1.1. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы (иҗат берлеге) (алга таба — Татарстан Язучылар берлеге) балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләргә бәйге (алга таба — Бәйге) игълан итә.
1.2. Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләргә бәйге үткәрү турындагы әлеге Нигезләмә бәйгедә катнашучыларның һәм оештыручыларның максат һәм бурычларын билгели, хокукларын һәм бурычларын аныклый.
1.3. Бәйгене оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанслау тиешле финанс елында Татарстан Республикасы бюджетында Бәйгене оештыручыга Бәйге үткәрү өчен каралган чыгымнар хисабына тормышка ашырыла.

II. Бәйгене үткәрүнең максат һәм бурычлары

2.1. Бәйге балалар һәм яшүсмерләрнең татар теленә һәм китап укуга карата кызыксынуларын арттыру, шулай ук, балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча әдәбиятны үстерү максатыннан оештырыла.
2.2. Бәйгенең бурычлары: балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча кызыклы әдәби әсәрләр тудыру, балалар һәм үсмерләр арасында туган телне киңрәк тарату; заманча балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертә алган авторларны бәяләү; яшь, талантлы авторларны ачыклау.

III. Бәйгене оештыручылар һәм катнашучылар

3.1. Бәйгене оештыручылар — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге
3.2. Бәйгедә аерым авторлар һәм авторлар төркеме катнаша ала.

IV. Бәйге комиссиясе

4.1. Бәйгегә килгән эшләрне бәяләү өчен Бәйге комиссиясе (алга таба — Комиссия) булдырыла. Комиссия төркеменә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый Советы, Татарстан Язучылар берлеге, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына караган профильле учреждениеләр вәкилләре керә.
4.2. Бәйгенең Комиссия составы әлеге Нигезләмә белән раслана.
4.3. Комиссия эше түләүсез башкарыла.
4.4. Комиссия эше белән рәис җитәкчелек итә. Комиссия рәисе югында рәис вазыйфалары аның урынбасарына йөкләнә
4.5. Комиссия рәисе Комиссия утырышларын үткәрү урынын, датасын, вакытын билгели, утырышларда рәислек итә һәм Комиссия сәркатибенә Комиссия эшчәнлеген оештыру һәм техник яктан тәэмин итү мәсьәләсендә йөкләмәләр бирә.
4.6. Комиссия утырышында мәсьәләләрне хәл иткәндә, Комиссиянең һәр әгъзасы бер тавыш бирергә хокуклы. Комиссиянең бер әгъзасы үзенең тавышын икенчесенә күчерү рөхсәт ителми.
4.7. Әгъзаларның яртысыннан да ким булмаган өлеше катнашкан очракта Комиссия үзенең утырышын үткәрә ала. Комиссия карары катнашучыларның күпчелек тавышы нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә һәм беркетмә белән рәсмиләштерелә.
4.8. Тавышлар тигез булган очракта, рәиснең яки аны алмаштырган кешенең тавышы хәл иткеч санала.
4.9. Комиссия сәркатибе утырышта тавыш бирү хокукыннан тыш катнаша.
4.10. Комиссия Бәйге нәтиҗәләрен Комиссия утырышы үткәннән соң, календарь көннәрдә, өч көн эчендә Комиссия рәисе яки аның урынбасары имзалаган беркетмә белән рәсмиләштерә.

V. Номинацияләр һәм Бәйгенең приз фонды

5.1. Конкурска түбәндәге номинацияләр буенча эшләр кабул ителә:
«Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы чәчмә әсәр» (бәян яки хикәя): I урын – 100 мең сум; II урын – 80 мең сум; III урын – 60 мең сум;
«Иң яхшы комикс» (сюжеты иллюстрацияләрдә ачыла торган рәсем-хикәя): I урын – 120 мең сум; II урын – 90 мең сум; III урын – 70 мең сум;
«Иң яхшы скетч» (ике-өч кенә кеше катнашында, көлке яки сатирик эчтәлекле бер актлы кыска пьеса): I урын – 90 мең сум; II урын – 70 мең сум; III урын – 50 мең сум;
«Балалар өчен иң яхшы шигырь» (шигырьләр циклы яки поэма): I урын – 80 мең сум; II урын – 50 мең сум; III урын – 40 мең сум.
5.2. Бәйгенең акчалата приз фондын бүлү, җиңүчеләрнең премияләрен бәйгедә катнашучы гаризасында (алга таба — Гариза) күрсәтелгән банк оешмасы хисабына күчерү, Бәйгене оештыручы тарафыннан, Комиссия карары һәм әлеге Нигезләмә нигезендә, Комиссия утырышының йомгаклау беркетмәсен имзалаганнан соң, календарь көн хисабыннан, 20 көн эчендә тормышка ашырыла.

VI. Бәйгедә катнашу шартлары

6.1. Оештыручылар Бәйге үткәрү һәм аның нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны Мәдәният министрлыгының рәсми сайтының (https://mincult.tatarstan.ru/) «Яңалыклар» бүлегендә һәм Язучылар берлегенең рәсми сайтында (http://rus.sptatar.com/) урнаштыра.
6.2. Бәйгегә Гаризалар 2021 елның 31 ноябренә кадәр кабул ителә. Әгәр дә Бәйгегә бер генә Гариза бирелсә яки Гаризалар бөтенләй булмаса, Бәйге үтмәгән дип санала. .
6.3. Финанслау булмаганда яки, документлар белән расланган көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта, Бәйгене оештыручы Бәйгене гамәлдән чыгару хокукына ия. .
6.4. Өченче затларның авторлык хокуклары сакланмаганда, закон нигезендә, бәйгегә эшләрен тәкъдим иткән Бәйгедә катнашучылар җаваплы.
6.5. Кагыйдәләргә туры килмәгән лексика кулланылган, шулай ук, милләтара каршылык китереп чыгарырга мөмкин булган әсәрләр кабул ителми.
6.6. Бәйгегә эшләр (әсәрләр) татар телендә кабул ителә.
6.7. Бер автор Бәйгегә өчтән артык эш җибәрә алмый.
6.8. Бәйгедә моңа кадәр беркайда да басылмаган эшләр генә кабул ителә.
6.9. Үзләренең әсәрләрен җибәргәндә, авторлар әлеге әсәрләргә бары аларның гына авторлык хокуклары барлыгын, шулай ук, бу әсәрләр өченче затларга тулы хокукта тапшырылмаган булуын гарантияли. Өченче затларның хокукларын бозган авторлар Бәйге җыентыгына кертелми һәм хокук бозган өчен җаваплылык алар өстендә кала..
6.10. Бәйгедә катнашу бушлай.
6.11. Бәйгене оештыручы, Гариза теркәлгән көннән алып өч эш көне эчендә, Бәйгегә җибәрелгән эшләрнең әлеге Нигезләмәдә расланган шартлар һәм таләпләргә туры килү-килмәвен бәяләү нәтиҗәсендә, эшләрне Бәйгегә үткәрү яки кире кагу турында карар кабул итә.

VII. Бәйгене үткәрү этаплары

7.1. Бәйге этабы: бәйгегә эшләрне (әсәрләрне) җыю — 1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр.
7.2. Бәяләү этабы: Комиссия эше — 30 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр
7.3. Йомгаклау: йомгаклау беркетмәсен бастырып чыгару һәм җиңүчеләрне игълан итү — 2021 елның 15 декабренә кадәр.

VIII. Эшләрне бәяләү критерийлары

8.1. Комиссия әгъзалары Бәйгегә килгән эшләрне әлеге Нигезләмәнең 8.2, 8.3, 8.4, 8.5, 8.6 пунктларында каралган критерийлар буенча бәяли.
8.2. Фикер оригинальлеге —язучының үзенчәлекле стиле, яңа әдәби образлар һәм оригиналь сюжетлар булу.
8.3. Сәнгатьчә фикер тирәнлеге, логик эзлеклелек— нигезле, тирән мәгънәле әләби текст, эзлекле хикәяләү, бүгенге заман балаларының һәм яшүсмерләрнең дөньясын чагылдыру (балаларның яки яшүсмерләрнең үзара мөнәсәбәтләре, балалар (яшүсмерләр) дөньясы белән өлкәннәр дөньсының мөнәсәбәтләре)
8.4. Тәрбияви кыйммәте — уңай архетипик геройларны файдалану, балаларның, үсмерләрнең этик һәм эстетик үсешен һәм тәрбиясен, шәхси үзбилгеләнү хокукын исәпкә алып, гомумкешелек әхлакый кыйммәтләрен һәм гаилә кыйммәтләрен трансляцияләү, яшь буынның психологик һәм физиологик кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алу.
8.5. Образларның җанлы һәм җете булуы —геройның шәхесен ача торган сыйфатларны тирәнтен эшләү, персонажларның эш-гамәлләрен һәм холык-фигыльләрен тирән психологизм аша сурәтләү, барлык уңай һәм тискәре сыйфатларын һәм алар арасындагы каршылыкны чагылдыру.
8.6. Текстның төрле төсмерләргә бай югары сәнгатьле булуы, татар теленең барлык лексик-грамматик мөмкинлекләрен файдаланган хәлдә, әдәби телнең тулы һәм киңкырлы кулланылышы.

IX. Бәйгдә катнашучы эшләргә таләпләр

9.1. Бәйгегә җибәрелгән эшләр (әсәрләр) электрон рәвештә (DOC, DOCX яки PDF форматында, sprt@tatar.ru һәм Aydar.Gilyazov@tatar.ru, электрон адресларына «Роберт Миңнуллин исемендәге Бәйге» дигән тамга белән) һәм кәгазь вариантта ике нөсхәдә кабул ителә; автор турындагы мәгълүмат (фамилия, исем, әтисенең исеме, туган елы, адресы, телефон номеры, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәт) аерым конвертта булырга тиеш.
9.2. Техник таләпләр: А4 форматында (өстән, астан, сул һәм уң яктан ике см. ара калдырып) 14 кегель, 1,5 интервал белән Times New Roman шрифтында
9.3. Кәгазь варианттагы эшләр Татарстан Язучылар берлегендә (420012, Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14нче йорт) кабул ителә.
9.4. Әсәрләрнең минималь һәм максималь күләме билгеләнмәгән.
9.5. Бәйгедә катнашкан эшләр рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.
9.6. Комиссия әгъзаларының Бәйгедә катнашырга хакы юк.
9.7. Бәйгене оештыручы түбәндәге очракларда гариза бирүчене Бәйгедә катнаштырмаска карар кыла ала:
Гариза әлеге Нигезләмәгә туры килмәгәндә;
Гаризада дөреслеккә туры килмәгән белешмәләр булганда;
Гариза бирүчнең эшләре әлеге Нигезләмәнең 8.2, 8.3 пунктларында күрсәтелгән таләпләргә туры килмәсә.
9.8 Гариза бирүчене Бәйгедә катнаштырмаска карар кылынган очракта, карар кабул ителгәннән соң өч көн эчендә, аның Гаризада күрсәтелгән электрон адресына бу хакта җитәкче (җитәкченең урынбасары) имзалаган хат җибәрелә.
9.9. Бәйгегә үткәрелмәүчеләр, кимчелекләрне төзәткәннән соң, гариза бирү өчен каралган вакыт эчендә, Бәйгедә катнашырга яңадан гариза бирә ала.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина