Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан һәм Казахстан мәдәният министрлары Абай Кунанбаевка һәйкәл ачты

Казанда Назарбаев һәм Качалов урамнары чатында казах шигърияте классигы Абай Кунанбайулына рәсми рәвештә һәйкәл ачылды.

«Бүген безнең илләрнең рухи-мәдәни тормышында үзенчәлекле көн. Абай дөньясы — төрки халыкларның рухи байлыгы гына түгел. Бу бөтендөнья мирасы байлыгы. Шуңа күрә без Россия җитәкчелегенә һәм Татарстанның тугандаш халкына казах халкының бөек улына зур хөрмәт күрсәткәннәре өчен чиксез рәхмәтле», — диде һәйкәлне ачу тантанасында Казахстанның мәдәният һәм мәгълүмат министры Аида Балаева.

Абай Кунанбаев – казах халкының күренекле шагыйре. Казахстанда аны Татарстанда Габдулла Тукайны кебек үк хөрмәт итәләр. Татар укучысына Кунанбаев әсәрләре революциягә кадәрге чорда ук билгеле була. Шагыйрь Семей шәһәрендәге (ул вакытта Семипалатинск) Әхмәт Риза мәдрәсәсендә укый.

Хәзер Абай бюсты урнаштырылганн скверда шулай ук Казахстанның тагын бер бүләге — «Тайказан» тора. «Тематик сквер килеп чыга», — диде Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Бюст казах ягы инициативасы белән куелган. Һәйкәл Казанга Семей шәһәре Хакиме тарафыннан тапшырылган. Һәйкәлне ачу планнары турында бер ай элек үк билгеле иде. Казахстан Республикасының Абай өлкәсе мәдәнияте көннәренә ачарга тиешләр иде, ул Казанда 6 ноябрьдә башлана.

Казахстанның мәдәният һәм мәгълүмат министры сүзләренчә, Абай өлкәсе Хакиме сәнгатьнең бию, җыр һәм театр юнәлешләрен күрсәтәчәк. Шулай ук программада Кунанбаев шигырьләренә җырлар яңгырарга мөмкин.

«Безнең җир һәрвакыт мәдәниятләрнең үзара хөрмәте өстенлек иткән территория булды. Бүген дөньяда глобальләшү бара – чикләр, милли тәңгәллек югала. Бүген БРИКС яңа юнәлеш төзи, ул һәр халыкның, һәр катнашучы илнең мәдәни кодын хөрмәт итүгә корыла», – дип йомгаклады Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

https://tatar-inform.tatar/Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Ноя
8
Вс
Людмила Уфимцева
Ноя
11
Ср
Ноя
15
Вс
Гөлзадә Әхтәмова
Ноя
16
Пн
Ноя
19
Чт
Наил Ишмөхәммәтов