24 гыйнвар көнне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Рязань өлкәсенә килде. Делегация составында Татарстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты буенча консультанты, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат һәм танылган язучы Хәбир Ибраһимов та бар. Язучылар Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә татар җәмәгатьчелеге белән очраштылар, Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикә һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм төрле чараларда катнаштылар.
Яңа комментарий өстәргә