Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан язучылары Башкортстанның Туймазы, Чакмагыш районнарында һәм Магнитогорск шәһәрендә гомер итүче милләттәшләребез белән очраша

1-4 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының төбәкләр белән эшләү бүлеге рәисе Марс Тукаев, язучылар берлеге әгъзалары Галимҗан Гыйльманов, Гөлзадә Бәйрәмова, Фәнил Гыйләҗев, тарих институтыннан галим Шамил Садыйков, шулай ук җырчылар Ләйсән Мәхмүтова, Гөлшат Имамиева, Сөмбел Билалова, Алсу Галиуллина, баянчы Зиннур Садыйков Башкортстанның Туймазы, Чакмагыш районнарында һәм Магнитогорск шәһәрендә гомер итүче милләттәшләребез белән очрашырга сәфәр чыкты.

Беренче көн Габдулла Тукайның Туймазы шәһәре Татар үзәге каршына куелган бюстына чәчәк салудан башланды. Аннан делегатлар Төмәнәк авылының “Бабай утары” этнотарихи-мәдәни музей комплексына җыелган татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Бирегә Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Бакалы, Бүздәк районнарыннан җыелган милләттәшләребез үзләренең җырга, моңга, сәнгатьле сүзгә булган осталыкларын да күрсәтте. Татар мәдәниятын үстерүдә аеруча зур өлеш керткән милләттәшләребезгә Марс Тукаев БТКның рәхмәт хатларын һәм медальләрен тапшырды. Сәфәрләр дәвам итә.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина