Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар телендәге әдәби әсәрләргә олуг бәйге

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге 2022 елның 1 октябреннән Татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйге игълан итә.

Бәйгедә катнашучыларның исеме билгеле булырга тиеш түгел. Әсәр псевдоним белән имзалана, автор турында мәгълүмат (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, адресы һәм телефоны) ябык конвертларда җибәрелә.

Бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләр “Казан утлары” журналы редакциясенә (420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт) кәгазь һәм электрон вариантта (флешкада) күндерелә.
Романнар 2023 елның 1 декабренә, башка номинацияләрдәге әсәрләр 2023 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләргә бүләк фонды салымнарсыз 3 млн. 895 мең сум.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина