Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесенең ике номинациясендә җиңүче әсәрләр билгеле

Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурсның Шигырь һәм Поэма номинацияләре буенча җиңүче әсәрләр исемлеге билгеле.

«Шигырь» номинациясе:

I урын — Нәүрүзбәк. «…көн коела уйчан тәрәзләргә»;

II урын — Шоңкар. «Кош юлы»;

III урын — Кашкарый. «Туган телем».

«Поэма» номинациясе:

I урын — Әхмәр. «Гали Рәхим»;

II урын — Бүре. «Казан»;

III урын — КАФ. «Автомат һәм шигырь дәфтәре».

Шигырь һәм поэма номинациясенә барлыгы 865 шигырь, 23 поэма килгән. Аларны жюри әгъзалары — Разил Вәлиев, Зиннур Мансуров һәм жюри рәисе Ркаил Зәйдулла укыган.

«Поэма» номинациясендә призлы урыннарна 200 000, 150 000 һәм 100 000 сум премия бирелә.

«Шигырь» номинациясендә 1 урын — 40 мең, 2 нче урын — 30 мең һәм 3 нче урынга 20 мең сум премия билгеләнгән.

Авторлар исеме күрсәтелгән конвертлар, конкурс нигезләмәсе буенча, 1 декабрьдә ачылачак.

( “Татар- информ” Рузилә Мөхәммәтова)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр