15 февраль – татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәленә татар җәмәгатьчелеге чәчәкләр салды.
Әлеге чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, бер төркем шагыйрьләр, язучылар һ.б. катнашты.
Яңа комментарий өстәргә