Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар җәмәгатьчелеге Фәндәс Сафиуллинны соңгы юлга озатты

Татар җәмәгатьчелеге күренекле җәмәгать эшлеклесе, милли каһарман Фәндәс Сафиуллинны соңгы юлга озатты. Ул үз васыяте буенча Курган зиратында җирләнде.

Мәрҗани мәчете ишегалдында оештырылган озату мәрасимендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Марат Әхмәтов, депутатлар, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

«Милләтебезнең югалту көне. Күп еллар бергәләп Фәндәс Сафиуллин белән бергә республикага хезмәт иткән кеше без. Аның республиканың тарихи адымнарына катнашы зур булды. Республика яңа тарихы белән шундый кешеләргә — Фәндәс Сафиуллин һәм башкаларга бурычлы. Без аның белән бүген хушлашабыз», диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев исеменнән, Дәүләт Советы депутатлары һәм үз исеменнән Фәндәс Сафиуллинга рәхмәтле булуын җиткерде. «Ул безгә күп нәрсәдә укытучы булды. Республика үсешенә үз көчен салган шәхес иде», — диде.

Фәндәс Сафиуллинның дуслары Разил Вәлиев, Индус Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров хушлашу сүзләрен әйттеләр. Мәрасимне Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла алып барды.

Килүчеләргә рәхмәт сүзләрен мәрхүмнең улы Рөстәм Сафиуллин җиткерде.

Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева