Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар җәмәгатьчелеге Альберт Хәсәнов белән хушлашты

Татар дөньясы зур югалту кичерде. 2020 елның 8 ноябре көнне Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче, милли әдәбиятыбезнең нигез ташын тәшкил итүче, совет чоры һәм бүгенге заман укучыларының таләпләрен тирән тоемлап, олылар өчен дә,

балалар өчен дә бер үк дәрәҗәдә кызыклы роман һәм хикәяләр иҗат итәргә сәләтле олпат язучыларның берсе Альберт Хәсәнов бакыйлыкка күчте.
Альберт Хәсәнов – Шамил Бикчурин, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре . Аның исеме меңәрләгән түгел, миллионлаган укучыларга таныш. Басылган китапларының күп телләргә тәрҗемә ителеп, кабат-кабат зур тиражлар белән нәшер ителүе шуны дәлилли.

Язучы-прозаик һәм журналист Альберт Бари улы Хәсәнов (әдәби псевдонимы – Альберт Ашыт) 1937 елның 1 декабрендә Татарстанның элекке Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туа. 1955 елда Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлап, берникадәр вакыт шул төбәктәге Кече Салабаш авылы мәктәбендә математика укытучысы булып эшләп ала. 1956-1961 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Институтны тәмамлагач, 1961-1969 елларда Лениногорск шәһәрендә әүвәл төбәк газетасы “Ильич васыятьләре” редакциясендә – әдәби хезмәткәр, аннары шәһәр телестудиясендә һәм радиостудиясендә соңгы хәбәрләр бүлеге редакторы булып эшли.
Яшь каләм тибрәтүченең иҗади кызыксынуларын эшчеләр тормышына якынайтуны күздә тотып, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән Альберт Хәсәновны 1969 елның гыйнварында “Татбурнефть” трестының вышкалар монтажлау конторына производство бүлеге инженеры итеп күчерәләр. Соңга таба ул анда (1976 елга кадәр) партком секретаре булып эшли, нефтьчеләр тормышын якыннан торып өйрәнә, алдынгы хезмәт коллективлары, төрле милләт вәкилләре белән аралаша, алар турында “Байрак тапшыру”, “Фәндәм фонды” кебек документаль повестьларын иҗат итә, “Бер сафта”, “Юллар үргә илтә” дигән очерк җыентыкларын бастырып чыгара.
1976-1986 елларда Альберт Хәсәнов Лениногорскидагы “Радиоприбор” заводында гражданнар оборонасы бүлеген җитәкли, аннары биш ел әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнеп, 1990 елдан янәдән журналистлык хезмәтенә кайта.

Татарстан” газетасының Әлмәт төбәге буенча үз хәбәрчесе вазифаларын башкара.
Альберт Бари улы Хәсәнов – 55тән артык китап авторы. Татар прозасында үз сукмагы, үз укучысы булган абруйлы язучы соңгы юлга озатырга коронавирус белән бәйле рәвештә бик күпләр килә алмады. Мәрхүм белән саубуллашу митингын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов ачты.
– Альберт Бари улы үзенең Ходайдан бирелгән чиксез таланты, тырышлыгы белән гомере буена үз халкын тәрбияләде, хезмәт итте. Нәкъ менә аның кебек аксакалларыбызның ихтыяр көче, рух ныклыгы татарларны милләт буларак саклап калырга ярдәм иткәндер дә. Әлеге язучының иҗаты бик зур һәм киңкырлы. Ул безнең күңелләребездә дә, татар әдәбиятында да мәңге сакланыр. Хуш, тыныч йокла, Альберт ага!

Билгеләп үтелгәнчә, Альберт Хәсәнов киң җәмәгатьчелек өчен кадерле
һәм хөрмәткә лаек язучы. Республикабызның һәрбер районында аны үз , якын итеп кабул итәләр. Азнакайлыларның аңарга булган тирән ихтирам хисләрен язучы Марсель Гарипов җиткерде:
– Альберт абый белән 30 елдан артык таныш булып яшәдем.Ул минем остазым да, дустым да булды. Аның батырлыгына, кыюлыгына гомер буе сокландым. Һәрбер йортта ул кадерле кунак иде. Шул хәтле халкычан булган журналистны мин башка белмим. Аның якты рухы безнең күңелләрдән беркайчан югалмас.
Икенче туган ягы булып исәпләнгән Лениногорский районы халкы исеменнән чыгыш ясап шагыйрь Таһир Шәмсуаров язучы Альберт Хәсәновның исеме онытылмас, аның иҗатын мәңгеләштерү, киләчкәк буыннарга тапшыру өчен без бөтен көчебезне куячакбыз диде ул.
Әлмәтлеләр исеменнән язучылар союзының район берлеге җитәкчесе урынбасары Минзифа Әхмәтшина чыгыш ясады. Ул Альберт абый Хәсәновның тере күзәнәкләрдэн башлап умарта кортлары, киек кошлар, кыргый җәнлекләр телен аңлап, кешелек белән аларның мөнәсәбәтләрен әдәби әсәрләр аша сүрәтли алган узенчәлекле, уникаль язучы булуын ассызыклады. Гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашып, гомер буе иңгә –иң куеп яшәгән тормыш иптәше Мәдинә апага , кызларына, кияүләренә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Җеназа намазыннан соң танылган журналист, прозаик, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Альберт Хәсәнов Әлмәт шәһәренең Бигәш зиратына җирләнде.

P.S. Шәхсән минем өчен Альберт абый Хәсәнов чиксез талант иясе, шул ук вакытта тормыштагы шатлыкларга балаларча ихластан куана белә торган, гади һәм кешелекле олпат язучы булып кала. Кайда очрашуыбызга карамастан, редакциядәме, юлдамы “Син бит тоже Хәсәнова, значит минем кызым!” – дип якын итеп аркамнан сөйгәннәре әле дә хәтердә. Урының оҗмахта булсын, Альберт абый, тыныч йокла!
(“Альметьевский вестник”. Фәрдия Хәсәнова)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр