16 май 17:00 сәгатьтә Татар китабы йортында композитор, шагыйрә, җырчы, телерадиожурналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина белән иҗади очрашу оештырыла. Чарада композиторның әсәрләрен милли сәнгать мәктәбе һәм башка музыка мәктәпләре укучылары башкарачак. Кичәнең авторы Наилә Яхина башкаруында җырлары һәм шигырьләре дә яңгыраячак. Композиторның иҗатташ дуслары да чарада чыгыш ясаячаклар.
Игътибар! 16 май көнне Татар китабы йортына керү түләүсез булачак.
Яңа комментарий өстәргә