Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар халкының күренекле шагыйре Салават Рәхмәтулла вафат

Татар халкының күренекле шагыйре Салават Рәхмәтулла вафат. Туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
САЛАВАТ каләмдәшебез иҗатына нечкә лиризм, ярсулы трибунлык хас иде, ул һәрвакыт милләт гаме белән яшәде. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Солтанморат авылында тәүге авазын салган шагыйрьнең күп гомере Эстәрлетамак каласында үтте.

Сагыну

Күрәчәкне алдан күреп булмый:
Буйсынганбыз язмыш җиленә.
Язмыш – көннәр түгел,
Көннәр генә
Таңнар булып алдан беленә.

1
Гомер – юлда…
Тагы юлга чыктым…
Язмышыммы усал алдашкан?
Әйләнмәгән тик бер җирдә генә,
Бураннарда гүя адашкан.
Язмышлардан узмыш юк, дигәнне
Аңламаска яшем азмы соң?
Урау юлларымда адаштырып
Адаштырды бугай язмышым.
Язмышлардан узмыш юк, дигәне
Миңа гына, ахры, юралган:
Адашканмын… Бер урында гына –
Син бар җирдә юлым уралган…
2
Очрашулар өчен җир уңайлы:
Җир – түгәрәк,
Җир ул шар сыман.
Безне (безне!) очраштырган «кемдер»
Югарыда – күктә! – Бар сыман.
Күктә булгач, Аллаһ Үзедер ул,
Үзе булгач чикмәс аршын да.
Иңнәрдәге фәрештәләреннән
Яздырыр Ул барсын, барсын да!
3
Миңа (Миңа!) бәлки бу урынга
Шул ук «кемдер» юллар сызгандыр.
«Гүзәл мизгелләр»не көтә-көтә,
Яшел яшьлек зая узгандыр.
Ә хәтере безнең очрашуны
Җуячак… Һәм тиздән җуячак.
Әйтелмичә калган сүзләрем дә
Гомерем буе җанны кыячак.
4
Ачып салып сөйләшәсе иде!..
Ә күзләр соң? Күзләр нигә соң?
Күзләр белән күзләр аңлашсыннар,
Ник йөрәгем газап чигәсең?
«Их, янымда булса!» –
Әллә нинди
Яшен-уйлар узды аңымнан.
Карашлары әйтте: «Озата бар,
Көне буе китмәм яныңнан…»

5
Өең тулы кояш!
Баян!
Гүя мине көткән ул.
Гармунчы булу да күктән
Иңгән «нидер» икән ул!
Баян – өр-яңа. Бәгырьне
Өздерер чагы гына.
Йөрәгем серләрен сиңа
Сиздерер чагы гына!
Уйнасын әле. Җаныңны
Актарсын жәлләмичә.
Барсын да сөйләсен баян,
Телләре – әллә ничә…
Тыңлыйсың…
Ниләр уйлыйсың? –
Гармун – төп һөнәр түгел.
Үзең дә белеп торасың:
Башкарак минем шөгыль.
Баяның да сагындырыр,
Уйларга сала-сала:
Күрекләрендә – моңнарым,
Телләрендә бармакларым
Эзләре торып кала.
6
Яшел күлмәгең кигәнсең,
Бусын да белгән икәнсең:
Яшел яраткан төсем.
Төснең кып-кызылына да
Китмәгән иде исем…
Яшел яулыгыңны бөркән,
Бу яшел билбавыңны.
Яшел – яшьлек төсе. Яшь син:
Алырлык күз явымны.
Яшьлегең яшәртә мине:
Яшәрдем – яшьмен хәзер.
Теләсәң, күктән йолдызлар
Алып төшәргә әзер!
7
Ничек белеп тудың чорның
Мин шагыйрь чагында син?!
Җыр итәрмен сине – уйла:
Гиннесс китабында син!
Керәчәксең ул китапка,
Җыр булып керәчәксең.
Иң асыл җырларны сиңа
Язармын – күрәчәксең.
Ул китапта гел бөекләр.
Ә мин… мин юк һаман да!
«Аңа мең җыр язганнар», – дип,
Сине данларлар анда.
8
Уты үземә гомергә
Җитәрлек йөрәк иде!
Сине очраткач та, йөрәк
Үземә кирәк иде.
Кирәк иде! – Дөрли-дөрли
Күмергә калсын сана.
Йөрәккәем! – Ул бит хәзер
Икебез өчен яна…
9
Таң…
Таң туа:
Аңлашасы иде..
Ә күзләргә ни соң… ни булган? –
Күзләр белән күзләр аңлашсыннар,
Аңлашулар әллә тыелган?
«Их, гомерлек булса!..» – Тагы… тагы
Яшен-уйлар узды аңымнан.
Карашлары әйтте: «Көттем… Үттең…
Читләп үттең яшьлек таңымнан…»
Таңнар алсу-алсу! Син булганга
Алсу микән әллә бу таңнар?
Таңнар белән мин китәрмен инде,
Мин аңламый моны кем аңлар…
10
Әллә ниләр уйламыйча,
Озатчы, җаныкаем:
Китәм бит, китәм – бер генә
Сүз катчы, җаныкаем.
«Хуш!» – дип әйтергә тел бармый,
Әйтәм тик: «Сау бул!» – диеп.
Яшел маяктай балкып кал,
Яшел күлмәгең киеп.
Әйт, әйт бер генә сүзеңне:
Җаным бер сүзең көтә.
Язмышларны үзгәртергә –
Үзгәртергә язмышларны
Кайчак бер сүз дә җитә.

11
Гомер – юлда… Тагы юлга чыгам.
Алда төн. Син ялгыз каласың.
Беләм сине төннең каралары
Уттан алып, бозга саласын.
Таң уяна! – Беләсең бит минем
Төннәр аша таңга атласын.
Мине Аллаһ саклар: Ул бар һәм Бер!
Фәрештәләр сине сакласын!
12
Гомер – узар, бар гомерем – юлда:
Ят юлмы бу? Әллә үз юлым?
Күктән аваз: «Ике юл чатында
Утырып уйлан бераз, и колым!»
Әллә нинди уйлар килә төнлә,
Әллә нинди уйлар – уйласам.
Кулда – каләм, алда – кәгазь, язам,
Янда – гармун, әгәр уйнасам.
Гармун уйнап бер җырлыйсы иде!
Уятырмын күрше-күләнне…
Йоклыйсыңдыр син дә (ярты төн бит):
Элдең микән ишек келәңне?
Аллаһ илһам бирсен, сине сагынып,
Төнлә шигырь язган кешеңә.
Гармун уйнап түгел, җырлап түгел,
Шигырь укып керим төшеңә.
13
Ара йөз чакрым…
Төнге өч… Дүрт…
Бүленсен лә йокың.
Телефон аша – уятып,
Сиңа шигырь укыйм.
Әллә ниләр сөйләсеннәр.
Ул гайбәтләрдән бушан.
Бушан… Ышан! Ә бу җырны
Шигырьләремә кушам:
«Телеграм баганасы
Олы юлга маяк ул;
«Сагынысыңмы», – дип сорыйсың,
Сагынмаган кая ул…»
14
Дәваханә палатасы… Кояш чыга да бата.
«Син онытсаң…», «Мин ут йотсам…» –
Әллә ниләр уйлата…
Әллә ниләр сөйли табиб:
«Сизү сәләтең сүнгән…» –
Кулларыма, чәчләремә
Чәчләре исе сеңгән!
Сүнгәнме сизү сәләтем?
Минме ис сизмим? – Ялган!
Аның исләре тәнемә,
Җаныма сеңеп калган.
Күзләрне бәйлик. Күлмәкне
Салыйм да өсләремнән:
Аны дөнья буйлап эзләп
Табармын исләреннән.
15
Янма-көймә, оныткандыр, димә,
Күңелеңнән күңелем җыр алган.
Күзләреңнән күзем нур алган бит,
Исләремә хисең уралган.
Маңгайларга күктә язылганны
Кемнәр монда – Җирдә кыралган?
«Сагынмыйсыңдыр» дип уйлый күрмә:
Сине сагынып… бер чәчбине сөйдем,
Минмени ул – синсез торалган…

Эпилог
Куанмасын һичкем. Безнең хакта
Дөньяларга гайбәт тулганга:
Бергә булсак – гайбәт чыкмас иде,
Гайбәт чыккан… аерым булганга.

Тулырак: http://kazanutlary.ru/news/shigriyat/sagynu-3

«Дөньяларым – сихри гөл бакчасы…»

 

Туган җиремә

…Буразналар ярдым, иген иктем,
Көтү көттем, чаптым печәнен…
(Галимнәр дә белеп бетермидер
Авылдагы һөнәр исәбен…)

 

Ат сакладым…
Урманын да кистем,
Ташлар ваттым Галләм тавында:
Эшләмәгән, кулдан килми торган
Эш булмады миңа авылда!..

Ил чигендә сакта торып кайттым –
Тыныч кына булсын ил чиге!
Ил чикләре тыныч булса, җирнең
Авыр түгел сыман мең йөге!

Ә йөкләрне бик күп күтәрдем мин
Күкрәк белән, билем белән дә…
Белемнең иң югарысын алдым
Һәм эшләдем… телем белән дә.

Тынычланган идем: алда – рәхәт,
Авырларын инде үткәрдем!..
Иң авыры һаман алда булган:
Шагыйрь дигән исем күтәрдем…

…Өстәлемдә «Кызыл таң» гәзите:
Шигырьләрем чыккан бу санда!
Туган җирем!
Көтү көтсәм дә мин синең балаң,
Синең балаң – шагыйрь булсам да…

 

Тукай – Уфада

…1912 елның апрель аенда Габдулла Тукай Уфага килә һәм Мәҗит Гафури белән очраша. М.Гафури, пальтосын сатып, Г.Тукайны кунак итә.

Рәсми чыганаклардан

Узганнарда – тарих, «узганнар»га
Йөз еллап кына булса да…
Шул йөз еллап вакыт аръягыннан
Хәбәр килә: «Тукай – Уфада!..»

Хат та салмый алдан: «Башкорт дуслар
Тукайны чит күрмәс, – дигәндер. –
Гафурига фельетоннар яздым,
Ул хәтта кул бирмәс!..» – дигәндер…

Ә Гафури… «Кайда туктар ул?!» – дип,
Әллә ниләр юрый Гафури:
Һәр тарафта сорый, иң кыйммәтле
Номерларны урый Гафури…

«Кайда? Бәлки… башкорт дуслардадыр…» –
Чыгалмый ул уйлар очына…
…Туберкулез Тукай
«Сабах» кибетендә, әрҗәләрдән
Сәке ясап, унбиш кич куна…
Бу елны һич онытырга түгел,
Онытырга түгел бу айны:
«Кышка кадәр рәте табылыр», – дип,
Бөек Гафури, пальтосын сатып,
Кунак итә сырхау Тукайны…

…Егерме җидедә үләр Тукай,
Гафури да,
Илле дүрте тулгач, үләчәк…
Бөек Тукай, Бөек Гафуриның
Бөеклеген бөек Русиябез
Чорлар узгач кына беләчәк…

Чорлар узган шагыйрь язмышлары –
Һаман әллә ниләр уйларлык:
Эх…
Казаннардан шагыйрь дуслар килсә,
Пәлтәм дә юк – сатып сыйларлык…

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина