Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар балалар язучыларын Россиянең әдәби конкурсларында катнашырга чакырдылар

Татар балалар язучыларын Россиянең әдәби конкурсларында катнашырга чакырдылар. Россия балалар китабы советының башкарма директоры Людмила Чижова белән очрашу Татарстан Язучылар берлегендә үтте.

«Безнең әдәби конкурска Татарстаннан язучылар катнашмый. Бер әсәр дә килгәне юк», — диде ул язучыларны Сергей Михалков исемендәге әдәби конкурска катнашырга чакырып. Конкурска рус телендә әсәрләр кабул ителә.

Людмила Чижова балалар әдәбияты конкурсына килгән әсәрләрнең гомуми проблемаларын санап үтте. Ул язучыларның балачак хатирәләре турында язуын, ләкин боларның нигездә бөтенләй кызыксыз әсәрләр булуын, вакыйга булмавын әйтте.

Спикер балалар язучылар арасында плагиатлык очраклары күп булуын ассызыклады. «Ел саен „Руслан и Людмила“ны әйләндереп язып китерәләр. Исемнәр генә алыштырыла», — диде ул.

Жанрларга килгәндә, фэнтези, детектив әсәрләре шактый килә, фантастика азрак, ди.

Татар язучылары балалар өчен әдәби әсәр язуга мотивация булмауга зарланды. Үз әсәрләренең балалар матбугатында басылмавына борчылу белдерделәр.

Очрашуда балалар язучылары — Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех, шагыйрьләр Газинур Морат, Марат Закир катнашты.

“Татар-информ” Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева