Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Төркиядә Садри Максудиның «шәкерт-остаз» мөнәсәбәтләре турында мәкалә басылды

Төркиянең Гази университеты галиме, язучы Искәндәр Өксүз татар –төрек сәясәтчесе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди хакында мәкалә язган. Ул милләттәшебезне «шәкерт-остаз» мөнәсәбәтләре эчендә анализлаган.

Искәндәр Өксүзнең күләмле мәкаләсе төрки дәүләтләр һәм тугандаш халыклар дуслыгы, туганлыгы һәм хезмәттәшлек фондының матбугат органы — «Дәнгә» журналының соңгы санында һәм милли стратегия тикшеренүләр советының «Милли фикер» электрон басмасында дөнья күрде.

Автор Садри Максудины төрки милләтчелек идея системасының иң мөһим баганаларының берсе, дип бәяләгән.

«Садри Максуди Арсал — Төркия Республикасына нигез салучы академикларның берсе. Ул хокукчы гына түгел, социолог, тарихчы, сәясәтче дә. Бу сыйфатларның барысына да бер юлы ия булган кешене табу җиңел түгел, шуңа күрә мин аның тормыш хикәясен „искиткеч“ дип бәялим», — дигән.

https://millidusunce.com сайтыннан

Мәкаләдә Садри Максуди Арсалның бөек шәхес булып җитешүендә татар халкының милли үзенчәлекләре, тәрбия һәм омтылышлары зур роль уйнавын белдерелгән.

«Татарлар 1552 елларга кадәр өстен кавем булып яшәгәннән соң басып алучы халык хакимлеге астында калганнар һәм алар, Джастин Маккарти әйткәнчә, үлем һәм сөргенгә дучар булган беренче төрки халык булганнар. Кинәт аска тәгәрәү һәм күп гасырларга сузылган җәберләнү татар күңелендә милли аңны тагын да тере тоткан һәм үзләрен бүгенге көнгә кадәр саклап калганнар», — дип, Садри Максудинең белем нигезе турында мәгълүматлар китерелгән.

Төрек галиме Садри Максудинең милли аңын үстерү һәм белем офыгын киңәйтүдә зур роль уйнаган абыйсы Һади Максуди, Исмәгыйль Гаспралы, Василий Радлов, Йосыф Акчура, Лев Толстой, Әхмәт Мидхәт, Габдерәшит Ибраһим, Муса Бигиев кебек остазлары белән мөнәсәбәтләрен анализлаган.

Язучы Искәндәр Өксүз Садри Максуди Арсалнең эшчәнлеге һәм хезмәтләренең бүгенге төрки дөнья белгечләренә юк күрсәтүче маяк буларак хезмәт итүен, аның дистә еллар буе бик күп сәясәтчеләргә, тарихчыларга, тюрклогларга, төрки милләтче һәркемгә, шул исәптән үзенә дә остаз булуын ассызыклаган.

 «XIX гасырның икенче яртысында дөньяга килгән Ататөрек, Акчура, Максуди, Исхакый, Кәрими, Бигиләр төрки милләтчелеккә зур дулкын булып килеп кергәннәр һәм Төркия Республикасын гына түгел, бүгенге бәйсез төрки дәүләтләрне дә яшәтүче, биеклеккә күтәрүче идеялар чыганагы һәм сәясәт цунамие булып торалар», — дип язган Искәндәр Өксүз.

Рушания Алтай


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июл
31
Пт
Лира Вәлиди
Авг
5
Ср
Мәдинә Маликова
Авг
10
Пн
Наиб Ләисов