Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Төркиядә Әмирхан Еникинең җәмгыять мәсьәләләре яктыртылган хикәяләре дөнья күрде

Төркиядә Әмирхан Еникинең иҗтимагый мәсьәләләр яктыртылган хикәяләре төрекчәгә тәрҗемә ителеп, китап буларак дөнья күрде. Шушы көннәрдә ул сатуга чыкты.

Татар әдибенең хикәяләрен Бартын университеты филология фәннәре галиме Альп Әрән Дәмиркая тәрҗемә иткән. Китапта Әмирхан Еникинең Икенче дөнья сугышыннан соңгы чорда язылган хикәяләре урын алган.

Тәрҗемәче хикәяләр җыелмасы булган әлеге китапны «Система колы» дип атаган. Аның әйтүенчә, мондый исем бирүгә Әмирхан Еникинең бу китапка кергән «Гадәт колы» хикәясендәге персонаж сәбәп булган.

«Мин бу китапка Әмирхан Еникинең сугыш темасыннан читкә китеп, җәмгыять проблемаларына кагылган әсәрләрен җыйнадым. Биредәге хикәяләрдә автор иҗтимагый-социал, икътисади һәм дини тормыштагы җитешсезлекләрне күтәреп чыккан, совхоз-колхозлардагы проблемаларны тасвирлаган», — ди галим Альп Әрән Дәмиркая.

138 битлек «Система колы» китабына татар язучысының «Бөке», «Коръән хафиз», «Гадәт колы», «Сыбызгы», «Хәзер хикәя», «Мандарин сатучысы», «Бүрек… түгәрәк була», «Мәчет елый», «Чикерткә», «Майбәдәр әбинең туган көне», «Интервью» дип исемләнгән хикәяләре кергән.

Альп Әрән Дәмиркая «Әмирхан Еникинең хикәячелеге» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган. Ул татар әдибенең утыздан артык әсәрен тәрҗемә иткән. Аларны төрле категорияләргә бүлеп, «Бер генә сәгатькә», «Онытылмас минутлар», “ Система колы» дип исемләнгән өч китап итеп бастырып чыгарган.

Якын көннәрдә Бартын университеты галиме Альп Әрән Дәмиркаяның Татарстанга килүе көтелә. Ул галимнәр һәм язучылар белән очрашачак.

Рушания Алтай


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева