Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Төркиядә Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре төрек телендә чыкты

Төркиядә Евразия Язучылар берлегенең «Бәнгү» китап нәшрияты Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең төрекчәгә тәрҗемәсен җыентык итеп чыгарды. Ул «Галимҗан Ибраһимов. Сайланма әсәрләр» дип атала.

Әлеге басмада әдипнең «Көтүчеләр» хикәясе, «Алмачуар» һәм «Татар хатыны ниләр күрми» повестьлары урын алган. Аларны, төрекчәгә тәрҗемә итеп, Төркиянең Карс шәһәрендәге «Кавказ» университеты галимәсе Чулпан Зариф-Четин әзерләгән.

Чулпан Зариф–Четин төрек укучыларын Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты белән дә таныштырган. Ул китаптагы кереш сүзендә әдип әсәрләренең сәнгати кыйммәтен анализлаган, китапка кертелгән әсәрләрнең әдәби көчен, социаль мәгънәсен ачыклаган.

Галимә «Галимҗан Ибраһимов. Сайланма әсәрләр» китабын язучының тууына 135 ел тулуга багышлап әзерләгән.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина