Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Төрки дөнья әдәбият журналы Ркаил Зәйдулланы 60 яшь юбилее белән котлаган

Төркиядә чыгучы “Кардәш каләмнәр” төрки дөнья әдәбият журналы Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланы 60 яшьлек юбилее белән котлап, күренекле шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Зиннур Мансуровның мәкаләсен бастырган.

“Борчулы йөрәк авазы” дип аталган язмада автор шагыйрь, язучы, публицист Ркаил Зәйдулланың иҗатына бәя биргән. Ул аны төрек укучысына шагыйрь буларак кына түгел, прозаик, драматург, журналист һәм тәрҗемәче буларак та танытырга тырышкан.

Зиннур Мансуров мәкаләсендә Ркаил Зәйдулланың иҗатыннан үрнәкләр китереп, шигырьләренең үзенчәлекләрен, аларга салынган мәгънә-фәлсәфә турында фикерләрен белдергән. Аның  сигез яшеннән үк иҗатка күңел биргәнен, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Хәсән Туфан кебек олпат шагыйрьләрдән осталык сабаклары алуын, шагыйрь булып тиз арада өлгереп җитүенә Илдар Юзеевның да соклануын язган.

“Ркаил Зәйдулла бик яшьтән үк үз алдына зур максатлар билгеләп, аларга ирешү өчен зур тырышлык куйган шәхесләр арасында урын ала. Бала вакытта ук “Социалист Татарстан” газетасына җибәргән шигырьләре бик җитди, тәҗрибәле укытучы язганга ошап тора иде. Инде 17 яшендә  үк “Казан утлары”  журналында аның беренче шигырьләр “бәйләме” дөнья күрде”, – дип язган Зиннур Мансуров.

Автор Ркаил Зәйдулланың  эчендә ялкын дөрләүче тынгысыз  язучы булуына басым ясаган. Иҗатының бер өлешен олуг Тукай белән чагыштырган, уртак якларын күрсәткән. Икесенең дә туган халкы өчен борчылуын, икесенең дә  милләт гаме белән янып-көюен ассызыклаган.   

“2017 елның төрки дөнья әдәбият кешесе” исеменә лаек  күрелгән Зиннур Мансуров Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулланың тәрҗемә өлкәсендә дә сынатмавын, драматург буларак та уңышлы иҗат итүен, пьесаларының  республикабыз театрларында сәхнәләштерелүен язган, шулай ук халык депутаты буларак кыю эшчәнлеген каләмгә алган.

tatar-inform.tatar Рушания Алтай


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина