Анкара шәһәрендә нәшер ителә торган “Кардәш каләмнәр” журналының 1нче санында татар язучылары Рөстәм Галиуллинның “Яглыбай баһадир”, 2нче санында Хәбир Ибраһимның “Күгәрченнәр” хикәяләре басылды. Аларны төрекчәгә Төркиядә яшүче каләмдәшебез Чулпан Зариф-Четин тәрҗемә иткән. Журналда сан саен хәзерге татар язучыларының әсәрләре дөнья күрәчәк.
Яңа комментарий өстәргә