Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тәрҗемәчеләргә бүләк

Татарстандагы әдәби барышның тарихы белән кызыксынучыларга һәм әдәби тәрҗемә эше белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләргә Татарстан Язучылар берлеге (Президентның мәдәни башлангычлар фонды булышлыгы белән) “Танышлыктан – туганлыкка” (“От знакомства к родству” ТКН, 1963 ел) дигән уникаль китап белән танышырга тәкъдим итә. Ул цифрланган форматта Берлек сайтының “Үлемсез полк” (“Бессмертный литературный полк”) бүлегенә куелган (https://rus.sptatar.com/bessm-lit-polk).

Әлеге китапта 1962 елның гыйнварында әдәби тәрҗемә мәсьәләләренә багышлап Казанда узган Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашучыларның докладлары туплап бирелгән. Бу киңәшмәне үткәрүдә ТАССР Язучылар берлегенең әдәби тәрҗемә секциясе җитәкчесе, фронтовик-язучы Мәҗит Рафиков һәм аның дусты, Берлекнең рус әдәбияты секциясе җитәкчесе, шулай ук фронтовик-язучы Геннадий Паушкин зур тырышлык куя. Китапта кырыктан артык доклад урын алып, алар арасында С.Липкин, Л.Соболев, Д.Көгелтинов, Ф.Хөсни, Г.Бәширов, И.Пехтелев, В.Ганиев һәм башкаларның чыгышлары бар. Бу кадерле ядкәрне Татарстан Язучылар берлеге китапханәсенә Мәҗит Рафиковның кызы Гүзәл Подольская бүләк итте. Без аңа ихлас рәхмәтебезне ирештерәбез.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева