Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тәрҗемәче Лирон Хәмидуллинга Казахстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды

Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин тәрҗемәче һәм язучы Лирон Хәмидуллинга мәдәният министрлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Консуллыкта Нәүрүз бәйрәмендә Генераль консул сүзләренчә, Лерон Хәмидуллин күп кенә казах язучыларының әсәрләрен тәрҗемә иткән. Рәхмәт хаты казах шагыйре Абайның 175 еллык юбилеен үткәрүдә актив катнашуы өчен бирелде. Лирон Хәмидуллин генераль консулга «Казан утлары» журналын тапшырды. Анда Абайга багышланган мәкалә чыккан. «Абайның китабы Татарстанда 1981 елда чыкты, мин аның тәрҗемәләрен эшләдем. Киләчәктә дә даими рәвештә бергә хезмәт итик, чөнки тел буенча татарга иң якын халык казах һәм башкорт була», — диде ул.

(«Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова)

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева