Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗмигә һәйкәл ачылачак

10 октябрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Уразовка авылында татар әдәбияты классигы Кави Нәҗмигә бюст-һәйкәл ачылачак. Тантана 11:00 сәгатьтә башлана һәм язучының тууына 125 ел тулуга багышлана.

Бюст Уразовканың үзәк скверында татар мәдәнияте эшлеклеләре Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәлләре янында урнаштырыла. Шул рәвешле, авылда татар милли эшлеклеләренең хәтер аллеясы формалашачак.

Бюст Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республика бюджеты акчасына ясалган. Тантанада хакимият органнары вәкилләре, мәдәният һәм фән эшлеклеләре һәм язучының туганнары катнашыр дип көтелә.

Кави Нәҗми (1901–1957) Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Атау авылында туган. Ул хәзерге татар прозасы һәм поэзиясенә нигез салучыларның берсе санала, ТАССР Язучылар берлегенең беренче рәисе итеп сайлана һәм «Язгы җилләр» романы өчен Сталин премиясенә лаек була. 2026 ел Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗми елы дип игълан ителде.

Һәйкәл урнаштыру проектын Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды һәм Түбән Новгород татарларының Казандагы «Якташлар» җәмгыяте тәкъдим итте. Аны ачу тантанасы шулай ук РФ Президенты Указы белән игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елына да туры китерелгән.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар