Түбән Камадагы Шигърият бәйрәме үзенең колачы һәм рухи җылылыгы белән аерылып торды. 26 нчы апрель безнең өчен аеруча истәлекле көн булды, олысы да, кечесе дә һәйкәл янына җыйналды. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында бәйрәм кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнгән иде. Түбән Кама муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев үз чыгышында бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклап: “Телне саклау – безнең уртак бурычыбыз!” – диде.
Милләтебез даһие Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге туган телебезне үстерү, киләчәк буынга таныту, милли гореф-гадәтләребезне саклау, яңа аһәң биреп кулланышка кертү, милли бәйрәмнәребезне популярлаштыру юнәлешендә хезмәт куючы шәхесләрне барлау һәм үсендерү максатыннан махсус премияләр булдырды. Ел дәвамында әлеге өлкәдә уңышлы эш күрсәткәннәргә әлеге олы бүләк бөек Тукаебыз туган көнендә – Туган тел бәйрәмендә тапшырылды.
Мәртәбәле бүләккә быел биш шәхес ия булды. Шуларның берсе каләмдәшебез, “Без – Тукай варислары” бәйгесенең идея авторы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче “Татар гаиләсе” фонды җитәкчесе, 64 нче санлы “Сөембикә” балалар бакчасының мөдире Мирхазова Нурзия Рәшит кызы. Чын күңелдән тәбрик итеп, сәламәтлек, иҗат унышлары телибез. Киләчәктә дә халкыбыз ихтирамы яңа үрләргә, күркәм гамәлләргә рухландырсын!
Сүз уңаеннан 2011 елны нигез салынган “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән бәйгенең оешуына 15 ел тулу уңаеннан, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга – “Тукай варислары”на Азат Зыятдинов исемендәге премия тапшырылуы да зур вакыйга булды. Әлеге изге гамәлне милләтпәрвәр шәхес Азат абыйның улы Нәриман Таузари башкарды. Истәлекле бүләккә иң тырыш, алдынгы, туган телебез татар телендә саф, иркен аралашучы, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган, Тукай варисы титулына ия булган, 64, 8, 76 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия, “Адымнар”, 14 нче лицей, 8 нче мәктәп укучылары ия булган.


Яңа комментарий өстәргә