Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Түбән Камада язучы Әхәт Хәбибуллинның юбилее уңаеннан әдәби очрашу булды

Түбән Кама шәһәренең Г.Тукай исемендәге китапханәсендә, Республикада бердәнбер булган, Г.Тукай әкиятләре персонажлары сыннары белән бизәлгән татар паркында язучы Әхәт Габделхәй улы Хәбибуллинның юбилее уңаеннан әдәби очрашу булды. Язучының якташлары, дуслары, Әлмәттән каләмдәшләре, шәһәр хакимиятеннән Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган архитекторы, Бөтендөнья Татар Конгрессының Түбән Кама бүлеге президиумы әгъзасы, шәһәрнең Мактаулы гражданины Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Васыйл Камалов, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, озак еллар “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең җитәкчесе булган, язучы Фәтхулла Абдуллин һәм берләшмә әгъзалары килгән иде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр