Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Түбән Камада Сания Әхмәтҗанова белән очрашу булды

17 октябрьдә Түбән Кама шәһәренең Г.Тукай исемендәге һәм “Апуш” балалар үзәк китапханәләрендә шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очрашулар булып узды. Очрашуны оештыруда Гүзәлия Гыйбадуллина җитәкчелегендә Кол Гали исемендәге милли-туган якны өйрәнү китапханәсе хезмәткәрләре башлап йөрде.

Башта очрашу балалар китапханәсендә булды. Анда Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең алтынчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар кызыклы әңгәмә барышында шагыйрәнең иҗат биографиясе белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, шигырьләрен сөйләделәр.
Г.Тукай исемендәге китапханә эшчәнлеге белән танышканнан соң, өлкән яшьтәге китап сөючеләр белән очрашу үткәрелде.

Шагыйрә программада үз иҗатының һәр яклап яктыртылуын билгеләп үтте. Аның циклларыннан өзекләр сәхнәләштерелде, шигырьләренә иҗат ителгән җырлар, автор укуында шигырьләр яңгырады.

Кунакчыл Түбән Каманың әлеге өч китапханәсе мондый эчтәлектәге чараларны даими уздырып тора. Анда Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары бик теләп катнаша.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Ноя
8
Вс
Людмила Уфимцева
Ноя
11
Ср
Ноя
15
Вс
Гөлзадә Әхтәмова
Ноя
16
Пн
Ноя
19
Чт
Наил Ишмөхәммәтов