Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Түбән Камада китап сөючеләр фестивале

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге инде икенче ел «Китап укучылар» марафоны үткәрә. Проект кысаларында республиканың төрле шәһәр-районнарында кызыклы чаралар оештырыла. Әлеге проектның авторы Анастасия Исаева 2024 елның 14 августында Түбән Кама шәһәрендәге Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә марафонның чираттагы чарасын үткәрде.

Түбән Кама шәһәренә кунак итеп Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Язучыларның Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин һәм шагыйрь, автор – башкаручы, «Лебедь» әдәби берләшмә җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге һәм Язучыларның Россия Союзы әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Ольга Кузьмичева-Дробышевская катнаштылар.

Түбән Кама хакимиятен социаль эшләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов, ТАНЕКО җәмгыяте генераль директоры Ильшат Сәлахов чарага килүчеләрне бәйрәм белән котладылар.

Бәйрәмгә әдәбият сөючеләр, китапханәчеләр җыелган иде. Факил Сафин китап укуның зур кыйммәткә ия икәнлеген ассызыклап, әдәби мирас – китапны халыкка җиткерү өлкәсендә китапханәчеләрнең роле турында сөйләде, әдәбият сөючеләрне алдагы көннәрдә дә язучылар белән очрашуларда, китап тәкъдим итү кичәләрендә актив катнашырга өндәде. Факил Сафин үзенең иҗаты белән таныштырды, сорауларга җавап бирде, шигырьләрен укыды. Китапханәләргә яңа китаплар бүләк итте.

Ольга Кузьмичева-Дробышевскаяның чыгышы җырлар белән үрелеп барды. Шагыйрәнең үз сүзләренә язган җырларын тамашачылар җылы кабул иттеләр. Ольга Владимировна китапханәгә соңгы елларда чыккан шигырь җыентыкларын бүләк итте.

Республика балалар китапханәсе хезмәткәрләре, «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгатьчелек вәкилләре гаиләдә китап укуның әһәмияте турында чыгыш ясадылар.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр