Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә татар пьесалары да куелачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сөйләде.
«Театр Лопе де Веганың „Хитроумная влюбленная“ спектакле премьерасы белән ачылачак, икенче пьеса — татар язучысы һәм шагыйре Хәсән Туфанга багышлана. Пьесада мәхәббәт хакына үз-үзеңне корбан итү турында сүз барачак. Спектакльне карар алдыннан Хәсән Туфанның Аксубай районы Иске Кармәт авылындагы музей-йортына барып карарга киңәш итәм», — диде ул.
Дмитрий Туманов сүзләренчә, пьеса татар телендә куелачак, төп рольләрнең берсен Гүзәл Минакова-Сибгатуллина башкарачак. Туманов пьесаның һәм драматургның исемен әйтергә теләмәде.
Алга таба балалар өчен яңа ел тамашалары, аерым алганда «Сказки про слона Хортона» пьесасы тәкъдим ителәчәк. Туманов язын «Тим Тал
Алга таба балалар өчен яңа ел тамашалары, аерым алганда «Сказки про слона Хортона» пьесасы тәкъдим ителәчәк. Туманов язын «Тим Талер, или Проданный смех» әкияте буенча мюзикл куярга ниятләгәнен әйтте.
Әлегә кадәр театрның баш режиссеры билгеләнмәгән. «Без берничә режиссер белән сөйләшүләр алып барабыз. Шуларның берсе — Борис Щукин исемендәге Театр институтының режиссура кафедрасы мөдире Андрей Левицкий һ.б. Барысы да финанслауга кайтып кала», — дип аңлатты ул.
Арт-резиденция үзенең ишекләрен 24 сентябрьдә «Созвездие — Йолдызлык» фестивале концерты белән ачачак.
“Татар-информ” , Зилә Мөбәрәкшина
Яңа комментарий өстәргә