Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Шушы яктан, шушы туфрактан без”

Бик тә мәгънәле әлеге сүзләр астында соңгы дистә елның һәр февралендә —  патрион-шагыйрь Муса Җәлилнең туган аенда — Сарман районы Җәлил бистәсендәге 2 нче номерлы урта мәктәптә (директоры  — Айдар Илдаров) Республика фәнни-гамәли (мәдәни-мәгърифәти, әдәби-иҗади) чаралар уздырылып килә. Алар Татарстан мәгариф министрлыгы, Республика Язучылар Берлеге һәм югары уку йортлары, Сарман район хакимияте, шулай ук аерым җәмәгатьчелек оешмалары теләктәшлегендә үткәрелә. Укучылар һәм укытучылар, галимнәр, шагыйрь-әдипләр, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашып килгән бу чаралар инде ун ел дәвамында мөһим бер традициягә әверелде, халкыбызның рухи тормышында күркәм урын алды. Аларда төп тема итеп Сарман җирлеге белән бәйләнешле күренекле затлар, иҗат әһелләре алына, шуларга мөнәсәбәттә туган төбәккә, аның тарихына, сүз сәнгатенә кагылышлы мәсьәләләр яктыртыла. Аерым елларда Муса Җәлилнең шәхесе һәм иҗаты да конференция темасы итеп куела. Әмма төп урынны Сарман төбәгеннән чыккан якташ каләм әһелләрен өйрәнү тәшкил итә. Болар арасында Аяз Гыйлаҗев, Мәдинә Маликова, Хатыйп Миңнегулов, Дамир Гарифуллин,, Рәфкать Кәрами кебек билгеле әдип-галимнәр бар. “Шушы яктан, шушы туфрактан” дип исемләнгән конференция-кичәләр электрон чараларда, гәҗит-журналларда шактый чагылып килә. Хәтта ка     йбер проектларның материаллары махсус җыентык рәвешендә дә дөнья күрә. Татар һәм урыс телләрендә нәшер ителгән “Милләткә багышланган гомер (Хатыйп Миңнегуловка — 75 яшь)…” китабы (К.: Ихлас, 2015. — 400 б.)  — шуның күркәм бер мисалы. Җәлил бистәсендә үткәрелеп килүче чараларга багышлап 2 нче мәктәпнең зур гына бер кабинетында әле яңарак кына музей да ачылган. Анда шактый бай, кызыклы материаллар тупланган. Конференцияләр багышланган күренекле затлар хакында витрина-стендлар да бар.

26 нчы февральдә уздырылган чара, башка еллардан аермалы буларак, бер генә шәхескә түгел, ә дүрт иҗат әһеленә, аларның гомер бәйрәмнәренә, юбилейларына нисбәтән оештырылган иде. Боһларның, мөгаен, иң күренеклесе, Г. Тукай бүләге иясе, күренекле шагыйрә Клара Булатовадыр. 85 яшьлек бу мөхтәрәм затыбыз үзенең хәтерле булуы, чичәнлеге, күпләгән шигырьләрен яттан сөйләве белән тамашачыларны шаккатырды [Бу чара традицион рәвештә генә түгел, онлайн форматында да барды. Шуңа күрә аның кысалары шактый киң булды]. Әле яңарак кына 60 яшен тутырган Фәрит Яхин галим, шагыйрь, прозаик буларак укучыларга билгеле. Якташлары, бигрәк тә Җәлил бистәсе янындарак кына урнашкан Дүсем авылы вәкилләре аны бик тә зурладылар, бүләкләр дә бирделәр. Кызганыч ки, быелгы конференция программасына кертелгән дүрт шәхеснең инде икесе бакыйлыкка күчкән. Әгәр дә исән булсалар, талантлы  прозаик, журналист Хәниф Хәйруллинга 90, 6 бала тәрбияләп үстергән, шагыйрь Әзһәр Габидигә 95 яшь тулган булыр иде. Алар хакында уллары полковник Линар Хәйруллин, укытучы Маннур Габидуллин, якташлары бик тә җылы сүзләр әйттеләр, әсәрләренең бүгенге көнгә аваздаш булуын искәрттеләр.

Быелгы проектта 23 район-шәһәрдән 647 укучы һәм укытучы катнашкан. Мәртәбәле конкурс комисссиясе шулардан 300 дән артыгын  сайлап алган, 46 сын бүләккә тәкъдим иткән. Бу хакта жюри рәисе, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов тәфсилләп сөйләде. Быелгы чара да, узган еллардагы кебек, укучыларның җыр-биюләре, нәфис сүзләре белән аралаштырып барылды. Мәгълүм ки, Җәлил  бистәсендәге бу чараларның фәнни консультанты һәм даими катнашучысы — КФУ профессоры, Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов. Аның быелгы чыгышы да конференциядә катнашучылар тарафыннан игътибар белән тыңланды. Әлеге чарада дистәләгән галим, иҗат әһеле, рәсми һәм җәмәгатьчелек вәкилләре чыгыш ясады. Алар арасында Сарман районы хакимият башлыгы урынбасары Индира Сәхапова, мәгариф бүлеге мөдире Әлфәт Сабиров, “Ак калфак” оешмасының Сарман һәм Әлмәт бүлеге җитәкчеләре Зәния Вафина, Гөлия Җамалиева һ. б. бар иде.ю Чыгыш ясаучылар Җәлил бистәсендәге бу чараның бик тә эчтәлекле, милләт өчен файдалы булуын искәрттеләр, инде дистә еллар буе бу конференция-кичәләрне оештыручы, 2 нче мәктәпнең директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Шәйдуллинаның нәтиҗәле эшчәнлеген дә уңай бәяләделәр.

(Х. Йосыпов)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина