Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шигырьләрдән тезгән муенса

2023 ел – остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Әлмәт шәһәренең 56-нчы “Нәни батыр” балалар бакчасында Габдрахман авылында яшәп иҗат итүче укытучы-шагыйрә Гүзәлия Галләмова белән бик кызыклы, эчтәлекле очрашу узды. Чара 20-нче мәктәп укучылары катнашында үтте. Анда татар теле тәрбиячеләре, сабыйларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Кичәдә балалар шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, сәхнәләштереп тә күрсәттеләр, уйнадылар, җырладылар, биеделәр, шагыйрәнең иҗаты белән таныштылар. Чараның үзенчәлеге – шагыйрәнең шигырьләреннән муенса җыю булды. Муенса бәйрәм барышында җыелып, шагыйрәбезгә бүләк ителде. Җылы, җанлы очрашу балалар күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт