Казанда Тукай премиясе лауреатларын ТР Премьер министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Шигырь бәйрәмендә игълан итте.
Быел Тукай премиясе Камал театры артисты Дания Нуруллинага, язучы Факил Сафинга һәм рәссам-график Григорий Эйдиновка бирелде.
Лауреатлар рәхмәтләрен җиткерделәр һәм халыкны бүгенге бәйрәм белән котладылар.
«Минем рус телендә чыгыш ясавым Тукайның барлык халыклар өчен бөек шәхес булуын раслый», – диде Григорий Эйдинов.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында Шигырь бәйрәме башланып китте.
tatar-inform.tatar/ Рузилә Мөхәммәтова
Яңа комментарий өстәргә