Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Шигъри ядкәрләр» исемле яңа китапта моңа кадәр билгеле булмаган утызга якын шигырь басылачак

Татарстан Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында якын арада «Татар археографиясе» сериясенең 27нче китабы басылып чыгачак.

«Шигъри ядкәрләр» исемле яңа китапта борынгы дәверләрдән алып ХIХ гасыр ахырына кадәр иҗат ителгән, күпчелеге фәндә билгесез булган утызга якын шигъри текст туплап бирелә.

Иҗат ителгән чорлары буенча иң әүвәлгесе ХII гасырныкы булып, ХVI гасырның беренче яртысына, ХVII гасырга нисбәтле ядкәрләр дә бар. Күпчелек — барлыгы 13 текст — ХVIII гасырга карый. ХIХ гасырда яшәп иҗат иткән дүрт авторның (Һибәтулла Каргалый, Габделҗаббар Кандалый, Вәлиулла Әлкәев-Чүпрәли, Мөхәммәтхаррас Каратайи) шигырьләре тәкъдим ителде. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар арасында халык күтәрелешләренә бәйле, Кәгъбәне һәм шәһри Болгарны данлаган җитди әсәрләр дә, Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган шигырь һәм, әлбәттә, гыйшык-мәхәббәт темасына язылганнары да бар. Һибәтулла Каргалыйның хатынына багышлаган күләмле мәрсиясе моңарчы бөтенләй билгесез иде. Гаять сагышлы бу әсәр, авторына хас булганча, югары сәнгати дәрәҗәдә иҗат ителгән.

Китапны укучылар исемнәре бүгенгә кадәр мәгълүм булмаган татар шагыйрьләре иҗаты белән дә танышачак.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева