Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Шигъри сүзем минем – саф тылсымым…»

Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының дәүләт бүләкләре бүлеге төп киңәшчесе Кадрия Хәлилова әтисе, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зөлфәтнең шигырьләрен иң элек хатыны Фирая ханымга укуын, ул тәнкыйть сүзе әйтә калса, шигырен ертып ташлавын искә алды.

«Әти үзенең шигырьләрен иң беренче әнигә һәм безгә укыта иде, хәтта төн уртасында да торгызып бастырып, шигырен тыңлатырга мөмкин. Аның иң беренче тәнкыйтьчесе дә әни иде. Әмма ул, ни хикмәт, әнидән тәнкыйть ишетергә яратмады, әгәр әни аңа берәр тәнкыйди фикер әйтсә, шундук шигырен ертып ташлый иде. Шуңа да безнең дипломат әни фикерен җайлап кына, ипләп кенә әйтә иде», – диде ул.

Кадрия Хәлилова фикеренчә, Зөлфәт – чын иҗат кешесе, чын шагыйрь булган. «Ул иләсләнеп, хыялланып, шашынып шигырь яза, ә без, балалар, әле генә табадан төшкән шул шигырьне машинкада басарга чират тора идек», – диде ул Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, татар әдәбияты кафедрасы Зөлфәтнең 75 еллыгы уңаеннан уздырган «Шигъри сүзем минем – саф тылсымым…» дигән кичәдә.

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимуллин Зөлфәтнең бер-бер артлы шигырь җыентыкларын чыгару белән мавыкмавын билгеләп үтте. «Шуңа карамастан, ул иҗатын туплап кына, сайлап кына, каймагын гына татар укучысына тәкъдим итеп барды, шуңа да шигырь җыентыклары да күп түгел аның. Максатыбыз – аның мирасын өйрәнү һәм киләчәк буыннарга җиткерү», – диде ул чыгышында.

Кичәгә кунак булып килгән шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон да шагыйрь иҗатының бәясен тагын бер кат ассызыклады, Зөлфәт хакында кызыклы истәлекләр сөйләп, шигырьләрен яңгыратты.

«Үзенчәлекле шигъри теле, кеше, ил, халык-милләт язмышы, яшәү мәгънәсе хакында уйлануларга бай, хис-тойгы тирәнлегенә, трибун кайнарлыкка, композицион һәм ритмик төзеклеккә ия шигърияте белән Зөлфәт ХХ гасырның икенче яртысы – ХХI гасыр башы татар поэзиясе үсешенә зур өлеш кертә», – дип чыгыш ясады алар.

Филология фәннәре докторы, КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Йосыпова фикеренчә, Зөлфәт үз кичерешләре аша халык язмышын җиткерә алган. «Аның шигырьләрендә тормыш кыйбласын эзләүчеләр дә, барыр юлын югалтканнар да, иртәгесе көнгә зур ышаныч белән янганнар да, милләтебез үзе дә ышык, калкан һәм кыйбла таба. Шагыйрь иҗаты шуның белән газиз, көчле һәм бөек тә ул», – диде галимә.

«Милләтенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылган, кешелекнең имгәнгән яшәеш кануннарын савыктыру омтылышы белән янган шигърияте Зөлфәтнең гомере буена үз мәсләгенә тугры калуын раслый. ХХ гасыр уртасында милли традицияләрне тергезеп, аларны яңа алымнар белән баетып, ул татар шигъриятенә кабатланмас, бай, күпкырлы һәм гүзәл иҗат калдыра», – диде Нурфия Йосыпова.

Кичәдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Артем Пискунов, югары мәктәп студентлары башкаруында Зөлфәтнең шигырьләре яңгырады, шагыйрь белән бәйле видеолар күрсәтелде. Соңыннан алар Зөлфәт сүзләренә язылган җырлар башкарды.

tatar-inform.tatar


Язучылар

Туган көннәр

Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов
Май
28
Чт
Вера Хәмидуллина
Май
29
Пт
Ханисә Алишина