Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова: Халыкның гади авторларны укуы социаль вазгыятькә бәйле

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова фикеренчә, укучының гади, киң җәмәгатьчелеккә танылмаган авторларның әсәрләренә өстенлек бирүе бүгенге вазгыятькә бәйле.

«Кешенең бүгенге көндә үзе кебек гади, халыктан чыккан шагыйрьләргә игътибар бирүе социаль вазгыятькә бәйле. Профессиональ союзларда тормаган язучылар үзләре кичергән хәлләрне яза. Эчтәлеге гади булган әсәрләрне уку якынрактыр», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, профессиональ шагыйрь язган әсәрләрне кайчакта аңлау кыенрак. «Профессиональ әсәрләрне уку көч тә таләп итә. Кайчакта аларны аңлар өчен сүзлекләр дә кирәк. Әзерлек кирәк. Гади авторларга килгәндә, хәзер һәркемгә шигырь язу, һәм аны тарату өчен мөмкинлекләр күп», — диде ул.

Гадел Әхмәтҗанов


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева